ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Лаеш районына эш визиты белән ТРның экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков килде. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Хисаметдинов озатып йөрде.

 

Үзәк китапханәдә Өлкән кешеләр ункөнлеге Лаеш шәһәре мәдәният бүлеге ветераннары өчен "Золотая осень жизни..." ял кичәсе белән төгәлләнде.

 

10 октябрьдә, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда өлкән буын кешеләренә багышланган «С почтением и заботой к вам» балалар иҗаты I шәһәр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

 


10
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Халыкара өлкәннәр көнендә «Туган як – «Родной край» республика акциясе кысаларында картлар һәм инвалидлар йортларында яшәүче якташлар янына бару яхшы гадәткә әйләнде.

 

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Макаровка авылы китапханәсе китапханәчесе Портнова Валентина Федоровна, Макаровка авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре бюджет өлкәсе хезмәткәрләре өчен «Пусть будет теплой осень жизни» ял кичәсе үткәрделәр 

Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «Дорогою добра» отряды волонтерлары белән бергә әлеге үзенчәлекле көн белән социаль хезмәтләр алучы кечкенә кешене, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән баланы котладылар. 

 

Габишево авылы китапханәсендә Өлкәннәр ункөнлегенә туры китереп шигърият кичәсе үткәрелде. Бу көнне шигърият яратучылар җирле шагыйрә Абдуллина Эльвера Энгельс кызы иҗаты белән якыннанрак танышырга җыелдылар

Өлкән кешеләр ункөнлеге кысаларында Хәерби авылы китапханәчесе Шәйхиева Фәридә Исхак кызы  авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә “Тормыш көзе” чарасы үткәрделәр

Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан ункөнлек дәвамында әлеге бәйрәмгә багышланган күп чаралар үткәрелде.

 

Өлкән кешеләр ункөнлеге кысаларында Орел авылы китапханәчесе Садриева Фәридә Вәлиулла кызы китапханәнең олы яшьтәге укучыларының өйләрендә булды. Бәйрәм белән котлады, пенсионерларга сәламәтлек, тормыш сөючән булып калуларын һәм озын гомер теләде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International