ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы  дәүләт хезмәтенең 100 еллыгына багышланган чаралар кысасында, ТРның архив эше буенча Дәүләт комитеты«Лучший архив некоммерческой организации и органа публичной власти - источников комплектования государственного (муниципального) архива Республики Татарстан и «Лучший архив коммерческой организации – источника комплектования государственного (муниципального) архива Республики Татарстан» республика конкурслары үткәрә.  

 

Өлкән кешеләр ункөнлегендә Орел авылы китапханәсенә китап сөюче пенсионерлар «Закружила пора золотая…» әдәби-музыкаль композициягә чакырылды. Чара барышында китапханәче Садриева Фәридә Вәлиулла кызы бәйрәм килеп чыгу тарихы турында сөйләде.


6
октябрь, 2018 ел
шимбә

Лаеш шәһәре РДКсында Укытучы көненә багышланган тантаналы чара булды. Аннан алдан район башлыгы Михаил Афанасьев яңа уку елында гына укыта башлаган яшь педагоглар белән очрашты. Андыйлар 12 кеше.

 

Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм Лаеш муниципаль районының 118 нче янгынга каршы часте, КДН һәм ЗП җаваплы секретаре белән берлектә Лаеш районы гаиләләрендә янгын сигнализациясе датчикларының эшкә сәләтлелеген тикшерәләр.

 

Бүген Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында чара үтте, аңа тармак ветераннары чакырылган иде.

 

Өлкән кешеләр ункөнлеге барлык өлкән буынга хөрмәт, ярдәм һәм ярату белдерергә чакыра. Бу бәйрәмдә олы яшьтәгеләр игътибар үзәгендә була, рәхмәт  һәм котлау сүзләре ишетәләр.

 

«Вместе с бабушкой моей» - Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре шундый исем астында игелек һәм хөрмәт көненә багышланган театральләштерү элементлары белән гаилә бәйрәме үткәрделәр.

Державино авылы мәдәният йортында «Нам года не беда, коль душа молода» музыкаль-тематик кичә үткәрелде. Өлкәннәр көнен бәйрәм итү һәрчак китапханә, мәдәният йорты, мәктәп һәм  Державино авыл җирлегендәге башка оешмаларның тыгыз бердәмлегендә үтә..

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Татар Сараланы авылы китапханәчесе авыл мәдәният йорты белән берлектә «Пусть осень жизни будет золотой» ял кичәсе үткәрделәр. 

Өлкән кешеләр көненә Александровка авылы клубы залында "Ладушки, ладушки - дедушки и бабушки" әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Александровка авылы китапханәчесе Семенова Татьяна Александровна бәйрәм килеп чыгу тарихы белән таныштырды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International