ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2017 ел
шимбә

29 сентябрьдә  Татарстан Росреестры Кадастр палатасы белән бергә “Бердәм консультацияләр көне” үткәрде. Ул Халыкара өлкәннәр көненә туры китерелде. Моның нәтиҗәсендә гражданнар комплекслы якын килүне таләп итүче катлаулы мәсьәләләрне бер урында хәл итү мөмкинлеге алдылар.

“Көзге игелек атнасы – яхшы эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында Үзәк китапханә Россия һәм Татарстанда Экология елы уңаеннан Лаешның 2нче мәктәбе укучылары өчен “Лаеш районы экологиясе” темасына экология сәгате үткәрде


29
сентябрь, 2017 ел
җомга

Лаеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, 27 сентябрьгә ашлык җыю тәмамланган. Бүгенгә басуларда яшелчәләр кала әле. Аларны да җыеп алып складларга салырга кирәк.


28
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов эш визиты белән Лаеш районында булды. Аның белән район башлыгы Михаил Афанасьев очрашты. Яклар үзара хезмәттәшлек һәм дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеген җирле дәрәҗәдә киңәйтү мәсьәләләрен карап тикшердәләр. Очрашуда шулай ук дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина Егорова да катнашты.


21
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

20 сентябрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә халыкара “Татар кызы – 2017” конкурсының республика этабы финалы булды. Анда Лаеш районын Кече Елга авылыннан Миләүшә Зарипова тәкъдим итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча ул “Иң гүзәл кыз” номинациясендә җиңү яулады.


13
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Соңгы елларда чүп-чарны, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм аларны эшкәртүгә караган законнарга күп кенә үзгәрешләр кертелү белән бәйле рәвештә, шәһәр һәм авыл җирлегендәге шәхси йортларда яшәүчеләр алдында бер сорау калкып чыга –чүп-чарны җыйган һәм алга таба эшкәрткән (юк иткән) өчен алар акча түләргә тиешләрме, юкмы. Әле бит кемнәрнеңдер йортларыннан чүп-чар, калдыклар бөтенләй диярлек чыгарылмый, яки алар аны йорт тирәсендә башка төрле юл белән юкка чыгаралар.  

 

Орел авылы китапханәсендә Б.С.Житковның тууына 135 ел тулуга багышланган «По страницам рассказов о животных» дигән викторина үткәрелде. Чара барышында балалар Б.С.Житковның кыскача биографиясен тыңладылар. Аннан соң аның «Медведь», «А мишка вовсе не косолапый», «Павлин - самый красивый», «Мангуста» исемле кыска хикәяләрен кычкырып укыдылар. Шулай ук укучылар Б. Житков хикәяләре буенча эшләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр.


11
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

1 сыйныф укучылары Пәрәү авылы китапханәсенә экскурсия ясадылар. Аның барышында китапханәче яшь китап укучыларга китапханәнең ни өчен кирәк булуы турында сөйләде, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. 

Орел авылы китапханәсендә “Китапханә – китап йорты” китапханә дәресе булды. Чара барышында балалар китап барлыкка килү тарихы, аның структурасы белән таныштылар, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм китапханә китаплары белән аралашу кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Ленинград блокадасы башлану көненә 25 Октябрь исемендәге китапханә хезмәткәрләре башлангыч мәктәптә хәтер дәресе үткәрделәр. Бар яктан фашистлар белән чолгап алынган шәһәр теләсә нинди хакка яшәргә тырыша һәм исән кала... Балаларга ул вакытның куркыныч вакыйгалары: ачлык, ялангачлык, һәркемне көтеп торган үлем турында сөйләделәр. Укучылар сугыш теләмәүләрен әйттеләр. Баш өстендәге күгебез һәрчак аяз һәм тыныч булсын.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International