29 мартта Түбән Камада “Бердәм Россия” депутатлар берләшмәсенең республика координация советының гомуми җыелышы үтте. Анда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов җитәкчелегендә Казаннан һәм республика районнарыннан берничә дистә депутат килде. Чарада шулай ук Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты. Исегезгә төшерәбез, ул район Советы депутаты.
Балалар һәм яшьләр китабы атнасы кысаларында Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Лаешның 2нче мәктәбе 3 сыйныф укучылары өчен К.И.Чуковский тууның 135 еллыгына багышланган «В гостях у дедушки Корнея» квест-уены үткәрделәр. Китапханә фойесында балаларны Мойдодыр һәм Муха-Цокотуха – язучының шул исемдәге әкиятләре геройлары “каршылады”. Чара кысаларында балалар «Великан по имени Чукоша», «Именины Мухи-Цокотухи», «Айболит и все-все-все», «Мойдодыр», «Сказки дедушки Корнея» һәм башка станцияләр буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Әлеге сәяхәт дәвамында алар язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, мультимедиа викторина сорауларына җавап бирделәр һәм язучы әкиятләре буенча биремнәр үтәделәр. Мәсәлән, «Айболит и все-все-все» станциясендә балаларны шул исемдәге әкиятнең төп герое каршылады һәм алар белән уен үткәреп, тасвирлау буенча геройларны танырга тәкъдим итте. Һәр дөрес җавап өчен балаларга жетоннар таратылды. Чара азагында жетоннарны күп җыйган балалар «Лучшему Чуковсковеду» медальләре белән бүләкләнде. «Сказки дедушки Корнея» балалар иҗаты конкурсы җиңүчеләре дипломнар белән бүләкләнде.
“ТРның аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы “ТРның авыл яшьләре” программасын тормышка ашыру кысаларында теләге булганнарны 14 апрельдән 16сына кадәр яшь эшмәкәр (яңа эш башлаучы фермер) мәктәбенә чакыра. Анда авыл җирендә яшәүче һәм үз бизнесын башларга теләүче 18-35 яшьлек яшь кешеләр, 1 елдан азрак эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнаша ала. Укыту бушлай. Гаризалар 2-49-27 телефоны аша кабул ителә.
Габишево авылы китапханәсендә кече сыйныфлар укучылары китапханәче белән берлектә искиткеч язучы Н.Н.Носковның “Фантазеры” хикәясенең 60 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Электрон тәкъдир итү балаларга язучының тормышы һәм иҗаты, аның мавыгулары, аның ничек итеп балалар өчен китаплар яза башлавы белән танышырга ярдәм итте. Носов әсәрләрендә буталчык интригалар, катлаулы серләр юк, әмма кызыклы маҗаралар, геройларның көлкеле гамәлләре беркемне дә битараф калдырмас. Күңелле һәм яшәргә өйрәтүче тарихлар хәзергә кадәр яши.
Лаеш муниципаль районының ГХАТ бүлегендә 2017 елның 27 мартында 50нче бала туу теркәлде. Баланың әтисенә тантаналы шартларда Кукарина Анастасия Сергеевнага туу турында таныклык һәм йомшак уенчык сыйфатында истәлекле бүләк тапшырылды.
Комлы Ковали мәктәбе командасы мини-футбол буенча район беренчелегендә киеренке көрәштә призлы өченче урынны алды. Без футболчыларыбызны котлыйбыз!
Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары өчен Татарстан Республикасында Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы һәм Россиядә Экология елы уңаеннан экология сәгате шундый исем астында узды. Студентларга тулаем әйләнә-тирә мохитне саклау турында, шулай ук Лаеш районында экологик хәл турында сөйләделәр. Безнең якның матур урыннары – елгалар һәм күлләр, файдалы казылмалар, Россия һәм Татарстан Республикасының Кызыл китапларына кертелгән җәнлекләр һәм кошлар турында мәгълүмат бирелде.
2017 елның 30 мартында 10 сәгатьтә “Бердәм Россия” партиясенең Лаеш җирле бүлеге җәмәгать кабул итүендә Лаеш шәһәре, Чернышевский урамы, 23 йорт адресы буенча РФ Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты, Дәүләт Думасының икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет әгъзасы Ирек Борисович Богуславский гражданнар кабул итә. Алдан язылу 8 (843) 78 2-48-14 телефоны аша.