ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2016 ел
чәршәмбе

Иң яхшы участковыйны халык сайлый. Бу – иң мөһим һөнәр осталары эшчәнлеге нәтиҗәләрен ачыклауда җәмәгатьчелек белән эчке эшләр органнарының хезмәттәшлек итүе. Участок инспекторлары үз җирләрендә кешеләр белән тәүлек буена эшли. Алар халыкка ярдәмгә дип иң беренчеләрдән булып киләләр. Участковыйлар һәрвакыт җинаятьчелек, балаларның караусыз йөрүе, алкоголизм һәм нарокмания буенча профилактика эшләре алып баралар.

 

Бу көннәрдә Лаеш техник-икътисад техникумында 2016-2017 уку елының кабул итү кампаниясе ахырына якынлаша. Укырга керү белән эшнең ничек торуы турында кабул итү комиссиясе секретаре Ольга Матяшина сөйли.

 

Бердәмроссиялеләр бик яхшы инициатива белән чыктылар. “Мобиль җәмәгать кабул итүе“ дип язылган автобус районыбыз маршрутлары буйлап йөри, бер авыл артыннан икенчесендә була.

 

 

Сокуры авылы Росс-ия Федерациясе алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары игътибар үзәгендә булды. Бер үк көнне монда “Бердәм Россия“ депутатлар фракциясе вәкилләре Марат Барыев һәм Ирек Богуславский килде.

 

Лаеш районында старт алган Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең “Нәтиҗәле мәгариф системасы: үсешнең муниципаль моделе“2016 елгы республика август киңәшмәсенең концепциясе шундый. Аның төп бурычлары: ирешелгәндә туктап калмау, алдынгы тәҗрибәне кертү һәм югарырак күрсәткечләргә ирешергә омтылу.

 

Зәкәрия Шәрипов үзенең актив тормыш позициясе белән бар районга билгеле.

Ул 1946 елның 13 ноябрендә Оренбург өлкәсендә туган. 1953 елда Дүсмәт җидееллык мәктәбенең 1 сыйныфына укырга керә, 1960 елда мәктәпне бишкә генә тәмамлый һәм укуын күрше авылдагы Воздвижение урта мәктәбендә дәвам итә.

 

Александр Петрович Тарасовны кеше-легенда дияргә дә була. Аллаһ аны педагог итеп яраткан, ул яшьләрнең тәҗрибәле остазы.

Александр Петрович 1943 елның 28 апрелендә Лаеш районы Державино авылында туган. Балачак тиз үтә: 6 яшендә ул парта артына утыра, беренче сыйныф укучысына әйләнә. Ул болай була: 1 сентябрьдә мәктәптә дәресләр башлана. Саша мәктәп тәрәзәсе каршындагы бүрәнә өстендә утыра, парта артында утырган малайлардан көнләшә. Моны 1 сыйныф укытучысы Софья Федоровна Фролова күрә һәм аны класска чакыра.

 

Узган ике елда район мәктәпләрендә 20гә якын яшь белгеч үз урынын тапкан. Педагогик берләшмә башлангыч сыйныфлар, математика, физик культура, химия укытучылары белән тулыланды.

Алар арасында Столбище урта гомуми белем бирү мәктәбенең акыллы, иҗади, амбициоз башлангыч сыйныфлар укытучылары Альбина Илкәева, Анастасия Кадыйрова, Карина Дәминова, Лариса Ефимова, Анастасия Голубева бар. Фән укытучылары Илья Шалдымов, Денис Каплин, Маргарита Табилова, Игорь Косов яраткан эшләренә бар күңелләрен бирәләр. Алар барысы да төрле, әмма аларны үз эшләренә иҗади якын килү берләштерә. Бу тынгысыз, һәрчак эзләнүчән кешеләр.

 

Мәктәп нәрсәдән башлана? Әлбәттә, директордан! Директор спектакль куйган режиссер кебек бит ул, ә үзе һәр вакытта да сәхнәдә күренми. Аның роле администраторга караганда күпкә иҗадирак. Аның уңышка ышануы оптимизм өсти, үз көчеңә ышанырга мәҗбүр итә!

 

Лаеш районы спорт тренерлары-педагоглары һәм аларның абруйлы ярышларда уңышлы чыгыш ясаучы тәрбияләнүчеләре белән дан тота.

Дзюдо һәм самбо буенча 1 категорияле тренер-укытучы Рөстәм Насыйбуллин, дзюдо һәм самбо буенча югары категорияле тренер Роберт Борһанов, 2011 елда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы, спорт мастеры Елена Михайлова, бокс буенча тренер-укытучы Араик Аракелян... Тренерлар исемлеген алга таба да дәвам итәргә мөмкин. Аларның һәрберсе үз тәрбияләнүчеләрендә җиңүгә омтылыш, түземлелек, максатчанлык, каршылыкларны ныклык белән җиңү һәм яңадан көрәшә башлый белүне тәрбиялиләр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International