ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2016 ел
дүшәмбе

Якшәмбе көн кичен лаешлылар шәһәр пляжында зур телевизор каршында уздырдылар. Анда беренче ачык кино күрсәтү оештырылды, тамашачылар "Легенда №17" киносын карадылар. Сеанс халык арасында зур кызыксыну уятты, чөнки яраткан фильмны ачык күк астында карау аерым хис-тойгылар кичеррегә мәҗбүр итә.

Лаеш районы матбугат хезмәте


26
август, 2016 ел
җомга

Бүген Хәерби авылында Казан медик-инструментлар заводы нигезендәге бер мәртәбә кулланылышлы стериль медицина җиһазлары җитештерү комплексы төзелешенә капсула салу буенча тантаналы чара узды. Анда Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, район башлыгы Михаил Афанасьев, билгеле совет һәм Россия кардиохирургы Ринат Акчурин, Казан медик инструментлар заводы генераль директоры Нур Шакиров катнашты.

 

29 августта 18:00 дә Лаешның Собор мәйданында  «Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” исемле республикакүләм эстафета узачак. Лаешлылар катнашучыларның чыгышларын тыңлый һәм районыбызның үсешеннә кагылышлы сораулар бирә алачак. 

Бүген Лаеш районындагы “Алтын көз” гаилә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге белгечләре “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” дигән акциядә катнаштылар.

 

 


25
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Росреестрның Татарстан буенча идарәсе бәйрәм һәм бәйрәм алды көннәрендә документлар кабул итү графигын белгертә:

29 август –кыскартылган эш көне  8.00 дән 16.00 гә кадәр;

 

Соңгы вакытларда Пенсия фонды идарәсенә түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итү ешайды: “Соңгы вакытта банкларда, иминият ширкәтләрендә һәм башка җирләрдә пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерергә дип ныклы басым ясыйлар, бер тапкыр хәтта өйгә дә килделәр, Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре булып үзләрен тәкъдим иттеләр. Әгәр пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган фондка тапшырмасак, аларны пенсионерларга түләүләр өчен җибәрәчәкләр дип куркыталар. Чыннан да пенсия тупланмасыннан колак кагу куркынычы бармы һәм акчаларны дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерергә кирәкме?”

 


24
август, 2016 ел
чәршәмбе

Очрашу барышында Борис Менделевич предприятиенең җитәкчеләре белән сөйләште, технополис хезмәткәрләре белән сыйфатлы медицина хезмәте үкрсәтү һәм югары технологияле медицина ярдәменең якынлыгы турында аралашты. “Сәламәт киләчәк” акциясе кысаларында, Столбище участок шифаханәсендә мобиль маммографик комплекс эшләде. Әлеге комплекс хезмәте белән 50 дән артык хатын-кыз кулланды.

 

 

29 августта, Татарстан Республикасы оешу Көне уңаеннан, Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге Пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулар буенча “кайнар лииня” ача. Бу көнне бөтен Татарстан буенча 9:00 дән 16:00 гә кадәр 8-800-100-26-27 бушлай “кайнар линия” телефоны эшләячәк. Пенсия фонды бүлеге белгечләре пенсияләрне түләү, арттыру, перерасчте ясауга кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.

 

 

«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында 24 августта Октябрьнең 25 еллыгы исемендәге бистәнең урта мәктәбендә күпбалалы һәм азкеремле гаиләләрдән булган беренче сыйныфка баручы укучыларга букчалар һәм бүләкләр тапшырылды.

Фаина Раневская кинода яисә театрда зур рольләрне башкармаса да, халык мәхәббәтен яулый алды. Шунысы да кызык, ул Кино көне – 27 августта – дөньяга килгән. Чара барышында китапханәче актрисаның биографиясе белән таныштырды, аны презентация слайдында күрсәтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International