2013 елдан Столбище урта мәктәбендә фәнни-техник иҗат актив үсә. Моңа фәнни-техник иҗат өчен база мәйданчыгы ачуга республика гранты оту ярдәм итте.
Бүгенге көндә база мәйданчыгы дүрт юнәлеш буенча эшли: робототехника, суднолар модельләштерү, агач белән эшләү, техник модельләштерү. Бу юнәлешләрнең максаты мөмкин кадәр күбрәк балаларны җәлеп итүдән гыйбарәт.
Орел авыл китапханәсендә балаларның ялын оештыру буенча эшләр алып барыла. Анда төрле уен программалары, викториналар, рәсемнәр конкурслары, саф һавада уеннар уздырыла. Балалар китапханә теләп йөри, чөнки монда аларга шат. Шулай ук катапханәдә яңа китаплар, күргәзмәләр карау, тере сөйләшү дә каралган.
Лаеш районы китапханәләренә Зиннур Мансуровның рус һәм татар телендә “Тукай белән әңгәмә” китабы килде. Анда төрле әңгәмәләр аша татар дөньясына кагылышлы заманча соаруларга җавап табарга була. Әлеге сөйләшүләрдә Гадулла Тукайның шәхесе һәм аның иҗаты яңадан ачыла. Шагыйрь Зиннур Мансуровның китабы күпьеллык тикшеренүләр нигезендә язылган. Аңа кергән “Тукай буенча татар кодексы” да татар әдәбиятында моңарчы күрелмәгән материал булып тора. Китап киң төр аудиториягә багышланган.
23 августта Сокуры авылында Россия Дәүләт Думасы депутаты, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Борис Давыт улы Менделевичның сайлаучылар белән очрашуы булды. Аның барышында Менделевич сәламәтлек саклау өлкәсенең яңартылуы хакында сүз кузгатты. Табиб буларак аңа тармактагы проблемалар таныш. Проблемалар арасында ул сәламәтлек саклау өлкәсенә сыйфатлы белгечләр әзерләү, югары технологияле медицина ярдәменең ачык булуы, авыруларны искәртү буенча профилактика чараларын атады. Моңардан тыш кандидат аларны юкка чыгару ысулларына да кагылды.
1 сентябрьдә Белем көне уздырылуы уңаеннан Татарстан Республикасы эпидемиология һәм гигена Үзәгенең Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарындагы Консультация пункты филиалы 2 сентябрьдә балалар товарларының куркынычсызлыгы һәм сыйфаты буенча “кайнар лииня” оештыра. Килеп туган сораулар буенча консультацияне сез 09 сәг.00 мин. Тан 12 сәг. 00 мин. ка, 13 сәг. 00 мин. тан до 16 сәг. 00 мин. Ка кадәр (84378) 280 37 телефоны аша ала аласыз.
22 августта сайлау штабы җитәкчесе Илгизә Тимиршина рәислегендә Россия Дәүләт Думасына сайлауларга сайлау кампаниясе кысаларында агитация чаралары план-графигын үтәүне анализлап, Лаеш җирле сайлау штабының чираттагы утырышы узды. Анда “Татарстан командасы” иҗтимагый инициативасы, мобиль җәмәгатьчелекне кабул итү, “Көчле Татарстан! Көчле Россия! Гомумреспублика эстафетасы чаралары буенча җаваплы кешеләрнең чыгышлары тыңланылды.
Бүген Лаеш районы ветераннар Советы составындагы рәисләр һәм ветеран хәрәкәте активитслары “Валерий Чкалов” исемле өч палубалы теплоходта Казан-Волгоград-Казан маршруты буенча круизга киттеләр. 8 көн эчендә алар Самара, Саратов, Волгоград, Балаково, Хвалынск шәһәрләрендә булачаклар. Ел саен мондый круизлар район башлыгы Михаил Афанасьев ярдәме белән оештырыла.
22 августта Олы Кабан авылында халык җыены узды. Анда район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. Җыенда җирле хакимият органнары ярты еллык эшләренә нәтиҗә ясады, шулай ук халык үзенең моң-зарларын да җиткерде. Алар арасында юлларны ремонтлау һәм авыл җирлеген төзекләндерү темалары аеруча популяр иде. Мондый җыеннар уңай нәтиҗә бирә: бу хакимят органнары белән халыкның турыдан-туры элемтәсе.
Татар Саралысы авылында яңа скважина бораулау буенча эшләр башкарыла. Аның 90 метрын бораулаганнар инде, су күтәрү җайланмасын урныштыралар. Киләсе көннәрдә эшләрне төгәлләү планлаштырыла.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан бүләкне оешма директоры Эльвир Якупов алды. Тантана Иннополиста узган яшь педагоглар форумында оештырылган иде. Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Лаеш районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе бара. Аның кысаларында инде өч секция булды: урта һөнәри, милли һәм мәктәпкәчә белем бирү. 19 августта Лаешта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында конференциянең пленар утырышы узачак.