ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2015 ел
чәршәмбе

Кырларда урып-җыю эшләре бара. Бу чорда  янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аеруча игътибар белән үтәргә кирәк.

Татарстан- профессионаллар һәм һәвәскәрләргә спорт белән шөгыльләнү өчен башкалада гына түгел һәр районда  шартлар тудырылган үзечәлекле  төбәк. Универсиадага әзерләнү һәм үткәрү вакытында республикада чын мәгънәсендә спорт бумы башланды. 
Әгәр аны оештыруга энтузиастлар, инициативалы кешеләр керешсә, һәр эш барып чыга, яхшы башлангыч  яки яңа бәйрәм гадәткә керә.

4
август, 2015 ел
сишәмбе
Бүгенге көнгә районда 30 процент бөртекле кулҗтуралар җыеп алынды.

Татарстанда 352,7 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар суктырылган, бу барлык чәчүлек мәйданнарының 22 процентын тәшкил итә. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Хайваннарның кеше белән дуслыгы турында әдәби әсәрләр күп язылган. Әмма аларның күбесендә этләр (“Белый клык“, “Белый Бим черное ухо“ һәм башкалар), мәчеләр, атлар... герой. Ә менә Лаешта яшәүче Александр Николаевич Фролов июнь коңгызын ияләштергән! Ике ел рәттән коңгыз үз дустына кунакка килә. Ул урамга чык дигән кебек тәрәзәгә чиртә. Александр Николаевич ишегалдына яки бакчага чыккач коңгыз аның янында оча, әйтерсең кочаклый, җилкәсенә яки уч төбенә кунып жуылдый. 

Район игенчеләре яңа уңыштан ашлык суктыру буенча ярыш игълан иттеләр. Уракның беренче көннәреннән үк уңыш “Семиречье“дан Дмитрий Воеводинга юлдаш: ул 300 тоннадан артык ашлык суктырып алган инде. Бертуган Гавриловлар да бу күрсәткечкә якын. Алар үз комбайннарыннан 500 тоннадан артык ашлык озатканнар.


 

 

Ана капиталыннан 20000 сум акча алып була.
Аз үлчәмле судноларга дәүләт инспекциясенең Лаеш инспекторлар участогы хезмәткәрләре “Кама“ спорт- сәламәтләндерү комплексында “Йөзәргә өйрән“ Бөтенроссия акциясе кысаларында балаларны суда иминлек кагыйдәләренә өйрәтүне оештырдылар.
Сугыш кайтавазы үзен озак хәтерләтә. Бөек Җиңү көненнән 70 ел вакыт үтте, ә бу дәһшәтле, канкойгыч сугышлар аша үткәннәр әле дә  кораллар атканны, ъьлак булган дусларының исән булып күз алдына килүләрен әле дә хәтерләрендә озак саклыйлар. Бүген бар дөнья телеэкраннарында Освенцим үлем лагереның 94 яшьлек бухгалтеры хөкем ителүен күрсәтәләр. Ул ниләр хәтерли?! Аңа нинди генә җәза бирсәләр дә – ул бик аз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International