ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2015 ел
сишәмбе
10 август көнне Атабай балалар бакчасында авыл китапханәчесе Халиуллина Р.Б балаларны яңа китаплар белән таныштырды. Очрашуны алар «Без китап белән усәбез» дип атадылар.  Балалар кызыклы әкиятләр, хикәялэр, шигырьләр белән таныштылар.  Мавыктыргыч «КИТАП ИЛЕ»нә сәяхәт ясадылар.

Матур, 08.08.2015 датасында Лаеш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә 4 яшь пар язылышты


7
август, 2015 ел
җомга
2002 елның 24 июле №101-ФЗ “Авыл хуҗалыгы ”билгеләнешендәге җирләр әйләнеше турында”гы Федераль законның 12,1 маддәсе 4 пунктына, 14,1 маддәсе 2, 3 пунктына ярашлы төстә Лаеш муниципаль районы, Кече Елга авыл җирлеге башкарма комитеты “Победа” колхозы чикләрендә урнашкан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир участогының өлеш милкендә катнашучыларга өлеш милкендә катнашучыларның гомуми җыелышы үткәрелү турында хәбәр итә
Мәчет ул- изге урын, җыелып намаз уку урыны, дини белем бирү йорты, җаныбызны рухи яктан баету урыны. Мәчетебез авылыбызның күрке булып , эчтән дә, тыштан да күзләребезне  иркәләп торсын өчен, авылыбызда яшәүче һәркем, мөмкин булган кадәр хәер-садакалары, хезмәтләре белән  төзекләндерүдә катнаштылар. Күңелләребездә йөрткән изге ниятләребез тормышка ашса иде, Аллаһның рәхим-шәфкатендәяшәсәк иде.

6
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Лаешта шушы көннәрдә Габишево, Пролетарская, Крупскаяда урам бәйрәме булды. Урамнарның исемнәренең тарихи тамырлары бар, нигездә анда хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, мактаулы һәм хөрмәткә лаеклы кешеләр яши.

“Эшләүче пенсионерлар бу айда чираттагы өстәмәгә исәп итә алалар.

Аның артуы Россия Пенсия фондының ел саен эшләүче пенсионерларның иминият пенсиясе күләмен корректировкалау белән бәйле. Иминият пенсияләрен гадәти индексацияләүдән, аларның күләме билгеле процентка артудан, корректировка ясаганда пенсия арту индивидуаль характерда булуы белән аерыла: аның күләме эшләүче пенсионерның хезмәт хакы күләменә генә түгел, аның яшенә дә бәйле. Пенсия фонды корректировканы мөрәҗәгать итми ясый.


5
август, 2015 ел
чәршәмбе
Казан сабантуен оештыручылар аның масштаблы булуы белән аерылып торалар. Быел башкала Сабантуен чит ил кунаклары һәм Евразия җирле хакимиятләре конгрессына килүчеләр катнаша алырлык итеп Су төрләре буенча дөнья чемпионаты үткән көннәргә күчерделәр.

Үстерелгән уңышны тулысынча җыеп алырга – район игенчеләре бу кызу чорда үзләренә шундый бурыч куйдылар.

“Семиречье“дан Антон Гаврилов уракның беренче көннәреннән үк ярышта җиңәргә өметләнә. Атна ахырына ул 600 тоннадан артык ашлык суктырып алды. Шул ук хуҗалыктан Дмитрий Воеводин һәм Андрей Гаврилов, Александр Ларин, Михаил Айвазян ашлык урып-җыю техникасында эш темпын көннән-көн арттыралар, Кече Елга игенчесе Илгизәр Кадыйров та алардан калышмый.

А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек ордены базасында кече туганнарыбыз катнашында мәдәни-танып белү чарасы үтте.
Уважаемы жители Лаишевского муниципального района и г. Лаишево! Исполнительный комитет Лаишевского муниципального района сообщает Вам, что о фактах нарушения законодательства в сфере оборота и реализации алкогольной продукции

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International