ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу “Республика фонды“ коммерциячел булмаган оешманың 5 еллыгын бәйрәм итү кысаларында игълан ителгән борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау шәһәре турындагы иншалар республика конкурсының “Свияжск шәһәренә экскурсия“ номинациясендә Никольский урта мәктәбе укучысы Диләрә Мөхәммәдуллина (рәсемдә уңда) беренче урын алды.
2015 елда ТАССР төзелүнең 95 еллыгын һәм Татарстан Республикасында яңа дәүләтчелекнең 25 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан “КН“ - “КЯ“ “Республика: яңа офыклар“ рубрикасы белән Лаеш районы авыл җирлекләренең социаль-икътисади үсеше турында мәкаләләр бирә башлый.
Безнең редакциябез июль аенда игълан иткән “Легендар брендлар – “Кама ягы“ конкурсы тәмамланды. Теләге булганнарның ай дәвамында “Татмедиа“ сайтында да “КН“- “КЯ“ өчен тавыш биреп анда катнашу һәм бу хакта ВКонтакте соцелтәрендә дусларына сөйләү мөмкинлеге булды.
Җиңүчеләрне очраклы сайлау программасы беренче өчлекне билгеләде. Төп приз Казанда яшәүче Гөлназ Шәвәлиевада, Рәмзия Мәхмүтова икенче, ә Анастансия Маслова өченче булды. Бүләк үз ияләрен тапты, без катнашучыларга актив булулары өчен рәхмәтлебез һәм аларга яңадан-яңа җиңүләр телибез.
Район басуларында 2015 ел урагы темп ала
Уракның беренче көннәрендә яңа уңыштан дүрт мең тоннага якын ашлык суктырып алдылар
2015 елның 23-25 август көннәрендә пенсионерлар арасында компьютерлар буенча V Россиякүләм чемпионаты узачак.