ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Җиңү көне алдыннан ветераннарга юбилей медальләре тапшыруны дәвам итәләр. Ирле-хатынлы Лидия Александровна һәм Иван Николаевич Шкудовларны бүләкләргә район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев килде.

Җиңүнең 70 еллыгына “Бердәм Россия“ партиясе “Җиңүнең җитмеш йөзе“ фотопроекты үткәрә, аның геройлары Бөек Ватан сугышы ветераннары булачак. Танылган фоторәссам Фәрит Гобәев фотоаппарат белән Татарстанның бар районнары буйлап йөреп, иң куркыныч сугышларның берсендә илебезгә җиңү бүләк иткән геройларны фотога төшерәчәк.


Фашист Германиясен Җиңү көненнән безне 70 ел аерып тора. Канкойгыч сугышта тынычлыкны саклап калган сугышчыларны рәхмәт хисе белән искә алабыз.

2
март, 2015 ел
дүшәмбе
Хатын-кызлар - нәфис һәм назлы затлар, - дип өйрәтә безне кечкенәдән классик әдәбият. Шул ук вакытта алар бик төрле һәм чәчәк кебек ачылырга сәләтле. Моны бу юлы Лаешта үткән “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы“ республика конкурсының зона этабы да раслады.

28
февраль, 2015 ел
шимбә
Татарстанда дару чималын җыю артты. Дару үләннәренең һәм җимешләренең бер өлеше көзге-язгы ярминкәләрдә сатылды, дип хәбәр итәләр Татарстан Республикасы кулланучылар берлегендә. Анда Татарстан Республикасы даруханәләрен үзебезнең чимал белән тәэмин итү турында карар кабул иткәннәр.
Кыш көннәрендә Татарстан яшәүчеләре медицина оешмаларына еш мөрәҗәгать итәләр. Шул исәптән “Халык контроле” системасында да “Поликлиникалар һәм больницалар” категориясенә мөрәҗәгатьләр дә күбәя.
Узган пәнҗешәмбедә булган Лаеш район Советының отчет сессиясендә казанышлар һәм үсеш перспективалары турында сүз барды. Сессия эшендә катнашкан ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында республикада булган һәм хакимиятнең аерым игътибарын таләп иткән кризис күренешләренә тукталды.
Районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яз килгәндә алда торган язгы чәчүне үткәрүгә финанс дефициты өчен борчылалар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, язгы кыр эшләрен башкаруга гына да кредитларга мохтаҗлык 50 миллион сумнан артып китә.

27
февраль, 2015 ел
җомга
26 февраль көнне Пәрәү мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган концерт узды. Тамашачы  һәм жюри фикере буенча Пәрәү мәдәният йорты үзешчәннәре  үзләренең осталыкларын профессиональ дәрәҗәдә күрсәттеләр.



26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүгенгә “Казанский текстиль” ЯАҖ  барлыгы 1 миллион метр "Георгиев тасмасы" җитештергән. Заказлар буенча Җиңүнең 70 еллыгына 3 млн метр чамасы тасма тукырга кирәк. Бу, узган еллар белән чагыштырганда, шактый күп.

“Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә предприятиенең сату бүлеге җитәкчесе Елена Викторова белдергәнчә, Казан предприятиесендә Георгиев тасмасын көздән үк җитештерә башладылар. Әмма завод хезмәткәрләре бүген дә заказлар алуны дәвам итә. Аннары "Георгиев тасмасы"н заявкалардан тыш та әзерләргә кирәк булачак. Шуңа күрә хәзер предприятие хезмәткәрләренең Җиңү бәйрәменә нинди күләмдә тасма җитештерүләрен билгеләү мөмкин түгел.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International