ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Үткән шимбәдә Татарстан Президенты ветераннарга “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел“ юбилей медальләре тапшырды. Әһәмиятле вакыйга Казан Кремленең тантаналар залында булды.
22 февральдә Россия киңлекләрендә югалган зур булмаган Тарлаши авылында могҗиза белән чагыштырырлык вакыйга булды. Бу көнне 1943 елда һәлак булган солдат Шестериков Иван Гавриловичны җирләделәр. Аның язмышы әле күптән түгел генә билгеле булды.

25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Иннополис Университеты һәм Пенсильваниядәге Carnegie Mellon Университетының партнерлык килешүе кысаларында белем алучы Альберт Нургалиев Россиянең "Глобаль мәгариф" дәрәҗәле грантын алган  беренче студенты булды. Әлеге грант аңа укыган өчен түләргә булышкан.
Февраль – карлы ай, яз килер алдыннан һава торышы безне мул кары белән шатландырыр әле. Балалар туйганчы чана шуа, кар фигуралары әвәли алыр... Әмма балалар шатлыгыннан тыш карның күп кенә проблемалар алып килү куркынычы да бар.

Бу дөньяда кеше һәрвакыт хәрәкәттә: каядыр ашыга, омтыла, үз-үзенә урын таба алмый. Югыйсә эше дә бар, сау-сәламәт, аягында йөри, күзләре күрә, гаиләсе, балалары бар, ашарга да ни теләсәң – шул... Пенсиясен вакытында китереп торалар. Ә бит никадәр артык ризыгын, яхшы киемнәрен чыгарып атучылар бар, шул ук вакытта “их, бер туйганчы ашасаң иде, матур киемнәр кисәң иде“ диючеләр дә аз түгел. Тормыш дәръясының 2 яры...


Шимбә өмәләре – безгә совет чорыннан калган яхшы гадәт. Авылларда һәм район үзәгендә яшәүчеләр урамнарны һәм йорт яны территорияләрен чиста һәм тәртиптә тоталар. Төзекләндерү – районда үткәрелүче социаль сәясәтнең мөһим юнәлешләренең берсе.
Дөнья үзгәрә, без яңа технологияләр гасырында яшибез. Лаеш районында җайланмалар гына түгел, бүгенге көндә сорау күп булган программа продуктлары да җитештерәләр.

24
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Имән-Кискә балалар бакчасында 18 февраль көнне рәсем дәресендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган рәсемнәр ясадык. Рәсемнәребезне бәйрәм белән котлап Әтиләребезгә бүләк иттек.

20
февраль, 2015 ел
җомга
Пәрәү авылы "Миләшкәй" балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган утренник узды. Балалар узләренең шигырьләрен  сөйләделәр, җырлар җырладылар, әтиләргә кулдан ясалган рәсемнәрен бүләк иттеләр.

17
февраль, 2015 ел
сишәмбе
15 февраль көнне Хәерби мәктәбе бинасында совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуы көне уңаеннан, авылдашыбыз Билалов Илфар Низам улы истәлегенә татарча көрәш буенча ярыш үткәрелде. Бу ярышта районның 7 мәктәбеннән 71 көрәшче катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International