ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2014 ел
җомга
Нармонка авыл җирлеге үз эченә алты торак пунктны ала, шуларның һәркайсының үз бәйрәме бар. Тетеевода бу гадәт югалган булган. әмма олы яшьтәгеләр Илья көнендә ничек әйлән-бәйлән уйнаганнарын хәтерлиләр әле. Үз авыллары бәйрәмен беренче тапкыр 2010 елда үткәрергә омтылып карыйлар. Ә икенче җәйдә тетееволылар җирлек башлыгы Людмила Стеряковага Илья көнендә тагын бар авыл бергә очрашу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәләр. Шул вакыттан башлап инде бишенче ел августта авылда халык җырлары ишетелә, яңгыравык тавышлар еракларга тарала.
Төзүче - иң тату һәм иҗади һөнәр! Ул стабильлек һәм дуслык ярата торган, җиңел булмаган эшнең нәтиҗәләрен кешеләргә бүләк итергә әзер булган кешенең эше була ала. Тармагының төп потенцияле кешеләр - югары дәрәҗәдәге ,дөнья тенденцияләре белән бергә үзләренең тәҗрибәсен һәм белемен төзелеш индустрияны тормышка ашыру өчен куллана торган һөнәрчеләр.
Алда торган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар татарстанлылар тормышында мөһим вакыйга. Үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырган "Сайлаулар – киләчәк өчен җаваплылык!" китап күргәзмәсе әлеге вакыйгага багышлана
Шушы көннәрдә Лаешта якынча 12 сентябрьдә булачак Шәһәр көнен үткәрүне әзерләү буенча оештыру комитеты киңәшмәсе булды
Августның беренче атнасы район терлекчеләре өчен эзсез узмады. Яуган яңгырлар көтүлекләргә сусыллык өстәде. Бу кайбер фермаларда терлекләрнең продуктлылыгы артуга китерде. Аларның күпчелеге узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда савым буенча плюста. Җәйге лагерьда асрау чорында киләчәктә дә сөт арту тотрыклы булсын өчен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре терлекләрне өстәмә тукландыруга күбрәк игътибар бирергә тәкъдим итәләр. Моның өчен бүгенге көндә һәр хуҗалыкта мөмкинлекләр бар.

7
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча бүгенге көнгә 14400 тонна бөртекле уңыш җыеп алынган. Район буенча бер гектардан уртача 20,3 центнер уңыш чыга. Арышның бер гектарыннан 18,4 центнер, көзге бодайдан 25,9 центнер, борчакның һәр гектарыннан 16,1 центнер уңыш җыела. Урып-җыю эшләре барлык мәйданның 30 процентында төгәлләнгән.
“Татнефть” компаниясе Татарстанның профессиональ рәссамнары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган конкурс игълан итә.
ТР Икътисад министрлыгы 2014 елның гыйнвар- июнь айларына муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингын игълан итте. 
Аннан күренгәнчә, гомуми рейтингта беренчелек Казан шәһәрендә. Әлмәт муниципаль районы – икенче, Лаеш районы өченче урында
Районда Комлы Кавал-Орлов-Тарлаш автомобиль юлы төзелеп бетте. Автомобиль юлы V техник категория нормативы буенча проектланган һәм төзелгән. Асфальт-бетон түшәлгән яңа юлның озынлыгы 5,013 км тәшкил итә. Әлеге юл Тарлаш авылыннан төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларына чыгу мөмкинлеге бирә. Хәзерге вакытта авылда 59 кеше яши.


25 августта Тинчурин театры тамашачылар тарафыннан иң яраткан спектакльләреннән берсен  - "Кияүләр" комедиясен (Х.Вахит) уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International