ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән мәгълүм булганча, республика игенчеләре тарафыннан 14,3 мең мәйданда 33,3 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган
Россия Президенты Владимир Путин “Вакытны күчерү турында” гы (исчисление времени) Федераль законга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль законны имзалады.
Төзелгән план буенча 23.07.14 көнне Атабай мәдәният йортында Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршылап ветераннар Советы утырышы булды. Утырышта ветераннарның көнкүреш шартлары, сәләмәтлек саклау шартлары, сорауларын, ихътияҗларын канәгатьләндерү  каралды. Ветераннар Советы активистлары 14 сентябрьдә  узачак сайлаулар турындада фикер алыштылар
Казанда видеоконференция рәвешендә ТР Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов рәислегендә үткән киңәшмәдә мәгариф оешмаларын яңа 2014-2015 уку елына әзерләү турында сүз барды

Россиядә 2007 елдан бирле ел саен ел саен һөнәри бәйрәм - Дәүләт янгын күзәтчелеге органнарын төзү көне билгеләп үтелә.

 

1927 елда шушы көндә Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты һәм Халык комиссарлары советы “РСФСРда Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары турында нигезләмә “ кабул итә, һөнәри бәйрәм өчен менә шул вакыйга башлангыч итеп кабул кылынды.

 




Ящур, бруцеллез, себер түләмәсе (сибирская язва) кебек авырулар безгә гадәттә чиктәш республика һәм илләрдән керә. Әлеге вазгыятне булдырмау максатыннан ТР буенча Россельхознадзор идарәсе даими рәвештә халыкара аэропортларда тикшерүләр уздыра. Алар нәтиҗәсендә генә ел башыннан 241 килограмм төрле, вакытлыча тыюга эләккән терлек продукциясе (ит, сөт, бал) тикшерүгә алынып, аның шактый өлеше аэропортның утилизация мичләрендә яндырылган.

 

Алдагы атнада Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе старт алды.
Аның буенча аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, тәрбиягә алынган балаларга, инвалид-балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтү каралган.

Агымдагы ел почта хезмәткәрләренә реформалардан башланып китте.

Дәүләт тарафыннан бирелүче субсидияләр туктатылды, бу периодик басмаларга бәяләрнең кинәт үсеп китүенә сәбәп булды. Нәтиҗәдә газета-журналларга язылучылар саны кимеде.
РФ Хөкүмәте 2015 елгы бәйрәм көннәрен бәян итте.
Шулай итеп, киләсе елда русиялеләрнең Яңа ел каникуллары 11 көн (1-11 январь) дәвам итәчәк. Майда безне җиде бәйрәм ялы көтә (1-4 майда һәм 9-11 майда). Моннан тыш, 21-23 февральдә, 7-9 мартта, 12-14 июньдә һәм 4 ноябрьдә ял итәбез.
Россиядә былтыр БДИ үткәрү өчен 500 миллион сум акча тотылса, быел бу сан тагын да арткан.
Быел имтихан 663 миллион сумга төшкән: видеокүзәтү камераларына 600 миллион сум, имтихан биремнрен кайбер төбәкләргә китергәндә контрольне ныгыту өчен 63 миллион сум акча тотканнар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International