ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Мәктәп укытучыларын мыскыл иткән, алардан көлгән өчен укучыларны яки аларның әти-әниләрен җинаять җәзасына тартырга мөмкиннәр.
Дәүләт Думасы депутаты Виктор Шудегов шундый тәкъдим белән чыкты.
2014 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчалары өчен түләү күләме арту сәбәпле, түләгән акчаларның бер өлешен компенсация буларак кайтара башладылар. Керемнәр турындагы мәгълүматларны – эш урыныннан белешмә кәгазен ярты ел саен тапшырып, үзеңнең баеп китмәгәнлегеңне исбатлап торырга кирәк

Алабугада ел саен август аенда данлыклы Спасс ярминкәсе үткәрелә.

Быел ул 1, 2 һәм 3 август көннәрендә узачак.
Ярминкәгә Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән дә үз эшләнмәләре белән осталар киләчәк.  Вакыт табып, Спасс ярминкәсенә барып кайтыгыз, райондашлар.


Ярты ел дәвамында көч структураларының уртак эше катгый рәвештә алып барылды, дип белдерде ведомство башлыгы

Агымдагы ел башыннан ТР буенча ЭЭМ эшендә 2013 нче елның икенче яртысында булган экстремизм һәм террорчылык юнәлешендәге вакыйгаларга зур игътибар бирелде. Ярты ел дәвамында көч структураларының уртак эше катгый рәзвештә алып барылды. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә журналистларга республика ведомствосы башлыгы Артем Хохорин хәбәр итте.

Татарстанның хокук саклау органнары Яшел Үзән, Әлмәт, Бөгелмә һәм Балык Бистәсе районнарында наркотик матдәләр ясау өчен дип утыртылган киндер кырларын ачыклаган. Шунысы мөһим, бу эштә полиция хезмәткәрләренә, беренче чиратта, халык ярдәм итә икән.




18 июльдән изге Рамазан аеның кадер кичәсе көннәре башлана.
 

Бу көннәрне гыйбадәт кылып, догалар укып, тәүбә итеп уздырырга кирәк. Фитыр сәдакасын шушы көннәрдә бирү дә бик саваплы. Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан быел аның күләме 50 сум итеп билгеләнде. Мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән кала, фитыр сәдакасын бар кеше дә бирергә тиеш.
 

 


Татарстанда берьеллык үләннәр һәм терлек азыгы катнашмасы 104,4 мең га мәйданнан чабып алынган, бу планлаштырылган күләмнең 37 процентын тәшкил итә, дип белдерә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

411,8 мең т печән әзерләнгән, сенаж – 1851,7 мең т. Тулаем алганда, алдагы кышка 746,8 мең т терлек азыгы тупланган. Шартлы бер баш терлеккә 12,5 ц азык туры килә.

Әлеге бәйгедә Лаеш музее  проекты лауреат булды. Бу мөһим эшне башкару өчен аларга 150мең сум грант бирелә. Конкурста җиңүчеләрне бүген Казанда – Министрлар Кабинетында хөрмәтләделәр.
Билгеле булганча, 1 марттан башлап, Татарстан мәктәпләрендә дәүләт һәм туган телләрне өйрәнү буенча өстәмә сәгатьләр кертелде. Аның максаты – балаларда дәүләт телләренә карата хөрмәт, туган телләренә карата кызыксыну уяту булды.31 майга кадәр дәвам иткән әлеге өстәмә дәресләргә республикада барлыгы 127 меңнән артык укучы йөргән икән. Аларның 95 меңе – рус, ә 31 меңнән артыгы – татар теле буенча сабак алу теләге белән чыккан



Татарстанда берьеллык үләннәр һәм терлек азыгы катнашмасы 104,4 мең га мәйданнан чабып алынган, бу планлаштырылган күләмнең 37 процентын тәшкил итә, дип белдерә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International