ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Безнең Заман Геройлары» Республика премиґсе һәм «Кечкенә геройлар форумы»ның бүләкләү тантанасы үтте. Чарада ТР президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов һәм башкалар катнашты.

Мәгариф министрлыгы өчен киләсе елда төп бурычлар-белем бирүнең сыйфатын саклау һәм арттыру, шул исәптән «500+» проекты кысаларында, укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметү, аларга һәрьяклап ярдәм итү, педагогик хезмәт өчен түләү системасын гармонияләштерү. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов 2020 елда Россия Федерациясе субъектларының мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органнары белән видеоконференция режимында узган йомгаклау киңәшмәсендә сөйләде.

Татарстанлылар яңа ел ялларында 300дән артык бәйрәм чарасында була алачак.Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сөйләде.

Әлеге вакытта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Визиты кысаларында ул РФ Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр тирәлеге» юнәлеше буенча эш төркеме утырышын үткәрде.


22
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Лаеш районында гадәти булмаган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшли – ул дару үләннәре, җиләк-җимешләр әзерләү һәм эшкәртү белән шөгыльләнә.

-Татарстан - чәй яратучылар Республикасы, - ди авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Рамил Яруллин, елмаеп. - Билгеле булганча, статистика буенча, Татарстанда яшәүче бер кеше көнгә уртача 6-7 чынаяк чәй эчә, бу Россия буенча караганда 20%ка күбрәк. Без дә дуслар белән - иискәрмә түгел. Тик бервакыт бездә башка төрлерәк чәй эчү теләге барлыкка килде һәм без кара чәйдән үлән чәйләренә күчтек, безгә бу бик ошап китте. Тәмле дә, файдалы да. Ә аннары гадәткә кереп киткән бу кызыксыну бизнеска әверелеп китте.

Киләсе елда Татарстанның 114 мәктәбендә «үсеш ноктасы»цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре ачылачак. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

"Үзеңә ышан" иҗади студиясе директоры Айсылу Чижевская Лаеш районы Башлыгы Илдус Зариповка мөмкинлекләре чикләнгән балаларның иҗатын үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

       Президент Указы нигезендә агымдагы ел ахырына кадәр Татарстанда яшәүче 8 яше тулмаган 380 мең бала 5 әр мең сум акча алачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

        


21
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстанда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ул Лаеш районының Орел авылында "сәламәтлек саклауның беренчел звеносын ныгыту " программасы буенча төзелгән. ФАП авылның 2 меңгә якын кешесенә хезмәт күрсәтәчәк. Элек медикларга пациентларны җирле авыл клубы бинасында кабул итәргә туры килде. Яңа бина блок-модуль конструкциясе тибы буенча төзелгән һәм барлык заманча таләпләргә туры килә.

Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) үзенең рәсми сайтында «әзерлек навигаторы» дигән яңа бүлек ачты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International