«WorldSkills Russia» кысаларында Татарстанда беренче тапкыр «хокук саклау эшчәнлеге» һәм «пилотсыз һава судноларын тышкы пилотлаштыру һәм эксплуатацияләү» компетенцияләре буенча ярышлар уза. Казан, Бөгелмә, Буа, Лаеш һәм Тәтеш районнары укучылары Лаеш техник-икътисад техникумы базасында ярышалар.
21 ноябрьдә 13:00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән онлайн форматында Икътисад институтының Ачык ишекләр көнен үткәрә.
Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты «Россиянең транспорт куркынычсызлыгы-2020» дәрәҗәле милли премиягә ия булды. Һава гаване «Транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә таләпләрне тормышка ашырган һава транспортының иң яхшы транспорт инфраструктурасы субъекты» номинациясендә икенче урынны алды.
2015-нче елдан башлап, «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән, актив балаларны, яшьләрне, остазларны, аланнарны, Сәләт Клубларын «Сәмрух» ел премиясе белән бүләкли. 5 ел дәвамында әлеге чарада 400 дән артык кеше катнашты, 40 җиңүче билгеләнде. Беренче ел белән чагыштырганда номаницияләр бермә-бер артты: хәзер аларның саны 12гә җитә. Премия тапшыру тантаналары Татарстан башкаласының иң зур концерт залларында үткәрелде.
Россиядә IX һәм XI сыйныфларда белем алучылар өчен бушлай навигатор әзерләнә. Сервиста Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруга әзерләнү өчен файдалы мәгълүмат тупланачак.
Татарстан Республикасында төп урман барлыкка китерүче токымнар орлыкларын әзерләү планы үтәлгән. Мәсәлән, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, барлыгы 13,5 мең кг орлык әзерләнгән, шулардан 501 кг – нарат, 133 кг – чыршы, 59 кг – карагай, 12,5 мең кг – имән, 307 кг – башка токым.
Бүген Лаеш районында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. Анда район башлыгы-комиссия рәисе Илдус Зарипов катнашты.
Лаешта һәм Ташкирмән авылында Кама елгасы акваториясен тәүлек буе коткаручылар патрульлек итә. Татарстанда шундый 7 пост бар. Хәзер иң куркыныч вакыт, чөнки суык әле җитәрлек түгел, диләр коткаручылар. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре балыкчыларга соңгы тотудан тыелырга киңәш итә, ә ата-аналарга һәм педагогларга балаларга юка бозга чыгу ярамавын аңлатырга киңәш итә, чөнки бу фаҗига белән тәмамланырга мөмкин.
Лаеш районы ял итүчеләрне бай табигать белән җәлеп итә. Без-Татарстанның иң күп сулы районнарының берсе. Әмма моның үз тискәре яклары да бар. Ел саен ял итүчеләр бер тонна чүп калдыралар. Һәм бу мәсьәләне волонтерлар көче белән генә хәл итеп булмый. Имәнкискә авылында Кама елгасының яр буен тәртипкә китерү өчен махсус техника җәлеп итәргә туры килде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Казанда Мәрҗәни урамындагы 16 йорт адресы буенча урнашкан «Безнең фермер» уникаль товар мәйданчыгы актив эшчәнлек алып бара һәм үсешен дәвам итә.