ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2020 ел
җомга

Шимбә көнне, 21 ноябрьдә, иртәнге 6дан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан ярминкәләренә кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра. Шәһәрлеләр ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярмалар һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясен сатып ала алачак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе салым органнары оешуга 30 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Тантанада шулай ук Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе Сергей Жигарев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, хезмәт ветераннары катнашты.

Кайбер шәһәр яны автобус маршрутлары үзгәртелгән. Җәдвәлгә пассажирлар агымы кимү сәбәпле төзәтмәләр кертелгән.


19
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Лаеш шәһәрендә салым җыемнары мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Ул район Башлыгы Илдус Зарипов рәислегендә узды.

Бүген кич республика территориясендә һава торышы начарлану фаразлана. Синоптиклар бозлавык һәм көчле җил турында хәбәр итә.

Лаеш чәк-чәге «Россия тәмнәре»милли конкурсында Татарстан данын яклаячак.
«Россия тәме» сайтында сез яраткан ризыгыгыз өчен үз тавышыгызны бирергә һәм җирле җитештерүчеләргә ярдәм итә аласыз.

Сылтама: https://russiantastes.ru/nominees/3690197/

Район башлыгы гражданнарны шәхсән кабул итте.Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, төзелеш һәм дини тәрбиягә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

2020 елның 18 ноябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 62 761 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 3 593 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,09 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына ата-аналардан 2020 елның декабрендә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балалар өчен яңа ел тамашалары үткәрү турында күпсанлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле түбәндәгеләрне хәбәр итәбез.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр «Россия тәме» төбәк брендларының беренче милли конкурсы порталында Халык тавыш бирү башлана. Бу-Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган мондый продукциягә ярдәм итү буенча чаралар комплексының беренче этабы .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International