Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы белән авыручыларның гомуми саны 9180 кеше тәшкил итә. Сентябрь аенда – 721 очрак, октябрь аенда-1187 (үсеш 52%), ноябрьнең ике атнасында 763 очрак теркәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы тармагында 130 млрд.сумнан артык акчалата керем көтелә, 2019 елга үсеш якынча 15 млрд. сум тәшкил итәчәк. Көтелгән рентабельлек - 16% дәрәҗәсендә (узган елга карата 6% үсеш). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов белән хушлашу мәрасиме узды. Чара «ТНВ» телеканалында турыдан-туры эфирда күрсәтелде, шулай ук Интернет челтәре аша трансляцияләнде.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Татарстан Республикасы Президенты Аппаратына кайгы уртаклашу телеграммасы килде.
Татарстанда 15 ноябрьдә су йөзүче, дала, кыр, сазлык-болын киекләренә ау сезоны тәмамлана. Бу хакта республика халкын биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты кисәтә.
Шимбә көнне, 14 ноябрьдә, иртәнге 6дан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан ярминкәләренә кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра. Шәһәрлеләр ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярмалар һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясен сатып ала алачак.
2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләве 4 процентка артачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Илдус Зарипов гражданнарны шәхсән кабул итте. Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, экология, төзелеш, мәгариф һәм башка мәсьәләләр каралды.
Бүген Лаешта кар чистарту техникасының һәм матди-техник базаның кышкы сезонга әзерлеге смотры узды. Аларның торышын Башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Новиков һәм шәһәр башлыгы Виктор Арефьев тикшерде.
Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое, Лаеш районының Мактаулы гражданины Борис Кириллович Кузнецовның гомере өзелде. Геройның туганнары һәм якыннарына кайгысын Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов җиткерде: