Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башкарма хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын гаммәви Формалаштыру һәм аларның үтәлешен тикшерү проектында катнаша.
Дүшәмбе көнне Татарстан Республикасы территориясендә бераз явым-төшем һәм җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасында көнбагыш уңышын җыю төгәлләнеп килә, 2 мең гектар җыеп аласы калды, 195 мең тонна суктырылган, уңашлылыгы -16,6 ц/га. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларның гомуми саны 8417 кеше тәшкил итә. Сентябрь аенда 721 очрак теркәлгән булса, октябрь аенда 1093 очрак теркәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Агымдагы датага ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Татарстанның Лаеш муниципаль районы буенча проект документларының (ЗОС) туры килүе турында 6 бәяләмә бирде. Алар арасында-4 Усад, 2 Комлы Кавалда. Барлык йортлар да коммерцияле торак булып тора.
Татарстан сулыкларында балык үрчетү буенча чаралар дәвам итә. Бүген Лаеш районында Кама елгасына маймычлар чыгару булды. Балыкны Саратов өлкәсеннән махсус контейнерларда алып кайтканнар.
«Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре көзге урман культуралары сезоны кысаларында эшләрне төгәлләгән. «Дәүләт йөкләмәсе буенча, урманчылык территориясендә 110 гектар мәйданда урман культуралары эстәп утыртылды һәм киләсе ел культуралары өчен 6 гектарда җир участоклары әзерләнде», – дип сөйләде Лаеш урманчылыгының урманнан файдалану буенча инженеры Наталья Сусликова.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен шимбә көнне, 31 октябрьдә, Казанда уза торган ярминкәләргә чакыра, алар иртәнге сәгать 6дан эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм башка фермер продукциясен сатып ала алалар.
Татарстан Республикасы - шәхси санлы сертификатлар программасында катнашучы 48 регион арасында иң активы. Без теркәүләрнең гомуми саны буенча гына түгел, хупланган гаризалар саны буенча да беренче урында торабыз.
Илдус Зарипов гражданнарны шәхсән кабул итте. Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, экология, төзелеш, мәгариф һәм башка мәсьәләләр каралды.