ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Росагролизинг» АҖ Россия Федерациясе субъектларының авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин ителүенә йомгак ясады һәм 2019 елда компаниянең ташламалы программалары ярдәмендә техниканы иң актив сатып алган ТОП-10 төбәкне билгеләде.


14
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстанда бәрәңге җыюны тулысынча төгәлләделәр, 4 мең гектардан 108,6 мең тонна бәрәңге җыеп алынды, республика буенча уртача уңыш - 273 ц/га. 

РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 7 октябрендәге 1614 номерлы карары белән Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре расланган, алар 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кереп, 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Кагыйдәләрдә җирләрнең һәм урманнарның максатчан билгеләнешенә карата, урманнардан файдаланганда, аларны саклау, яклау, яңадан торгызу, урманнарда башка төрле эшчәнлек башкарылганда һәм гражданнар урманнарга килгәндә урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, шулай ук дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, юридик затлар һәм гражданнар тарафыннан үтәлергә тиешле урманнарда янгын куркынычсызлыгы чараларына карата бердәм таләпләр билгеләнә.

Татарстанда агымдагы елның ноябреннән су объектларында патруль төркемнәр эшли башлаячак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.


13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Илдус Зарипов гражданнарны шәхсән кабул итте. Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, су белән тәэмин итү, торак шартларын яхшырту, хәйриячелек, территорияләрне төзекләндерү, КФХны үстерү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышынды.

Бүген Илдус Зарипов рәислегендә Лаеш муниципаль районы Советының чираттагы 2 сессиясе узды.

Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе вазыйфасына Сергей Андреевич Рыбаков билгеләнде.

Бүген Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов традицион киңәшмә үткәрде. Сорауларның берсе яңа коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалауга кагылышлы иде. «Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең билгеләнгән таләпләрен барысы да үтәргә һәм хәлне кискенләштермәскә тиеш», - дип ассызыклады район башлыгы.

Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүгә Россия Хөкүмәте 20 млн.сумнан артык акча юнәлдерәчәк. Гомумән алганда, Россиянең 65 регионына бу максатларга 1 млрд. сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Тиешле боерык Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган.

Татарстан синоптиклары җылы һава торышы булган антициклонның йогынтысын саклау турында хәбәр иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International