Татарстан мәгариф системасында иң күп вакантлы эш урыннары, бигрәк тә авыл җирлегендә, рус теле, математика, физика, химия, биология һәм башлангыч сыйныфлар укытучыларына туры килә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр итте.
Шулай ук физик затлардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән 18,5 млрд сумлык түләүләрне кичектереп тору өчен 40 меңнән артык гариза канәгатьләндерелгән.
Татарстанда бу атнада яңгыр, юеш кар һәм көчле җил белән һава торышы начарлану көтелә, фаразны ТР гидрометцентрында җиткерделәр.
РФ Премьер-министры Михаил Мишустин 2021 елның 1 гыйнварыннан колледжларда һәм вузларда максатчан укытуның яңа кагыйдәләрен кертү турында карар имзалады. Документ якшәмбе көнне Хөкүмәт сайтында урнаштырылган.
9 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр республикада техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү буенча АПК оешмалары арасында конкурслар старт ала. Мондый тикшерүләр республиканың барлык районнарында узачак.
Алар әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметергә ярдәм итәчәк.
2021 елның 1 гыйнварыннан Россиядә чүп эшкәртү заводларын һәм полигоннарын эксплуатацияләүгә карата бердәм таләпләр кулланыла башлаячак. Бу карарны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады.
Татарстан Республикасында күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләрнең төгәлләнүе 96,91 % тәшкил итә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2020 елның 21 октябрендә эшкуарлар өчен "Ачык ишекләр көне" уздыра. Шулай ук ул Лаеш территориаль бүлегендә узачак.
Бүген Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләнеп үтелә. Бу бик танылган булмаса да, әмма бик мөһим бәйрәм, авыл хатын-кызларына ни дәрәҗәдә бурычлы булуыбыз һәм аларның хезмәте ничек бәяләнү турында без җәмгыятьнең исенә төшерергә тиеш. Авыл хатын-кызлары Җир шары халкының дүрттән береннән артыгын тәшкил итә. Алар кырларда, терлекчелек фермаларында, эшкәртү предприятиеләрендә эшлиләр, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләп, традицион кыйммәтләрне буыннан-буынга күчереп, балалар үстерәләр. Ә Бөек Ватан сугышы елларын искә төшерсәң, бөтен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итү нәкъ менә авыл хатын-кызлары җилкәсенә төште, дип, кыю рәвештә әйтергә була.
Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту буенча эшләр дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 15 октябренә 3,9 мең га мәйданда санитар-сәламәтләндерү чаралары үткәрелгән, шул исәптән 2,9 мең га – ликвид булмаган агачны җыю.