ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Кибертурнирда катнашучыларны «ЖЭКА» компьютер уены буенча теркәү бара.


12
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Проект штабы тарафыннан дөньяның төрле почмакларында эпидемиологик хәлне исәпкә алган ике сценарий эшләнгән. Тоталь диктант акциядә катнашучыларның барысына да таныш аудиторияләрдә, барлык санитар нормаларны һәм социаль дистанцияне үтәгәндә, онлайн-трансляция өчен проектның рәсми сайтында махсус форма аша язарга мөмкин булачак.

2021 елга бердәм дәүләт имтиханы (БДИ), төп дәүләт имтиханы (ГДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (дви) расписаниеләре проектлары җәмәгатьчелек фикер алышуы өчен бастырып чыгарылган.

Татарстан Республикасында «Лесовоз»оператив-профилактик чарасы үткәрелә. Аның максаты-республикада законсыз агач әзерләү, ташу һәм эшкәртүне кисәтү һәм булдырмау.

Шәһәр һәм районнар башлыкларына, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, хокук саклау органнарына, Роспотребнадзорга мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә эпидемиягә каршы чараларны оештыруны тикшереп торуны көчәйтергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Торак төзелеше программалары буенча республикада 2 млн.137 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 72% ы, бу узган ел белән чагыштырганда 18% ка күбрәк. 2 атна эчендә торак тапшыру динамикасы 126,4 мең кв. метр тәшкил итә. Биектау һәм Тукай районнарында торак тапшыру планы тулысынча үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

COVID-19 профилактика һәм аңа каршы көрәш максатында Лаеш районында керү төркемнәрен, күпфатирлы торак йортларның подъездларын, шулай ук балалар һәм спорт мәйданчыкларын дезинфекциялиләр. Төрле химия төркемнәреннән билгеләнгән тәртиптә теркәлгән дезинфекция чаралары кулланыла.


9
октябрь, 2020 ел
җомга

12 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Минем тату сыйныфым» акциясе социаль челтәрләрдә узачак. Чара укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә, педагогик хезмәт белән кызыксынуны формалаштыруга, шулай ук педагоглар һәм укучыларның уртак иҗатын мотивацияләүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын шимбә көнне, 10 октябрьдә, иртәнге сәгать 6дан эшли башлый торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра, алар, гадәттәгечә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза.

10 октябрьдә, шимбә көнне, 14: 50 сәгатьтә ТНВ каналында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында зур «Укытучы көне» республика бәйрәменең телевизион версиясен карагыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International