ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе 2020 елның 1 октябреннән пенсияләр һәм башка социаль түләүләр “Мир” түләү системасы карталарына күчерелүе турында хәбәр итә.

Федераль закон белән расланган “Мир” яңа түләү системасына күчү 2017 елда башланды.

Пенсияләрен банк карталары белән алучы пенсионерларга 1 октябрьгә кадәр “иске” карталарын “яңа” “МИР” картасына алмаштырырга кирәк. Моның өчен кредит учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә һәм яңа карта ясатырга гариза язарга кирәк.

Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе исегезгә төшерә: балаларга тиешле айлык һәм ай саен бирелә торган акча түләүне сорап моңа кадәр мөрәҗәгать итмәгән  гаиләләрнең гариза язарга тагын ике атна вакытлары калып бара. Агымдагы елның 1 октябреннән соң гаризалар кабул ителмәячәк.

3 яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга тиешле  түләүләрне сорап гаиләләр 30 сентябрьгә кадәр мөрәҗәгать итә алалар.


23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Лаеш муниципаль районы Советының беренче сессиясе булды, анда депутатлар Илдус Зариповны Лаеш муниципаль районы башлыгы вазифасына бертавыштан сайладылар.

Бүген, 23 сентябрьдә, Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары Лаеш муниципаль районының Усады авылында төзелә торган 500 балага исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбен күчмә тикшерү үткәрде.

Комлы Кавал торак пункты янында "Әлмәт-Горький-3" магистраль нефть үткәргече проекты нәтиҗәсендә нефть продуктларын шартлы рәвештә агызу буенча практик эш алып барыла.

Бүген Лаеш шәһәре Советының беренче сессиясе узды, анда депутатлар карары белән Илдус Зарипов Лаеш шәһәре башлыгы итеп сайланды.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үсемлекчелек өлкәсендә эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән «Контроль сәгате» форматында чираттагы киңәшмә узды. Чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үткәрде, ул «Орсис-Агро» ҖЧҖ, «Био-Агро» ҖЧҖ һәм «Волга-Селект» ҖЧҖ, «Чистай» агрофирмасы ҖЧҖ кебек авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең бу елга якынча йомгаклар һәм игенчелек тармагын алга таба үстерү планнары турындагы чыгышларын тыңлады. Киңәшмә эшендә шулай ук предприятиеләр үз эшчәнлекләрен башкара торган районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 бердәм кайнар линия телефоны эшләвен дәвам итә. Ул эшли башлаганнан бирле(бу елның апрель аенда) Министрлык белгечләре 432 шалтыратуга җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен (43%) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга дәүләт ярдәме чаралары кызыксындыра. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлекләре һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә мәгълүмат актуаль булып чыкты.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм "Илкүләм приоритетлар" АКБО ТАСС мәгълүмат агентлыгы, "Россия киләчәге. Илкүләм проектлар" порталы, Mail.ru Group компаниясе, "Вконтакте" социаль челтәре, шулай ук «Волонтер-медиклар» төркеме белән берлектә 2020 елның 21-27 сентябрь көннәрендә халыкта үз сәламәтлекләренә, аерым алганда онкология авыруларына җаваплы караш формалаштыру максатыннан "Сәламәтлек атнасы" үткәрәләр.

Квест-уен экологик агарту һәм суга сакчыл караш пропагандалауга юнәлтелгән интеллектуаль уенны күздә тота. Чараны Федераль су ресурслары агентлыгы Экологик проектлар консалтингы институты белән берлектә үткәрә. Төп белем бирү партнеры – «Нетология» онлайн-укыту үзәге. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International