ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстанда яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесенә дан” дигән уникенче республика телевизион конкурсы башланды. Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан» ДТРК. 

Күрсәтмә үз эченә термометрияне оештыруны, шулай ук укучылар җыелмасын булдырмас өчен, үткәрү системасы эшен җайга салуны ала.

Республика клиник хастаханәсе каршында вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитале дүрт ай эшләгәннән соң ябылды.


18
август, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчеләренә федераль бюджеттан 5 мең сум өстәмә акча түләнәчәк. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә хәбәр итте.

Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү көнендә «100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлеге эшләтеп җибәреләчәк.


17
август, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Лаеш районында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов Усады авылында белем бирү объектларын төзү барышы белән танышты, Олы Кабан авылында капиталь ремонт нәтиҗәләре белән танышты. 

17 августта Татарстан территориясендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Шулай ук, көндез яшен вакытында, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә.

17 августтан Татарстанда җәмәгать урыннарында перчаткаларны мәҗбүри йөртү гамәлдән чыгарыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттыру турындагы указга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүмат сайтында урнаштырылган.


14
август, 2020 ел
җомга

Проектны ничек дөрес итеп әзерләргә һәм аны гамәлгә ашырырга – бу хакта Лаеш районында "Татарстан-Мөмкинлекләр территориясе " мәгариф маркетында сөйләделәр. Лаешта чираттагы "Яшьләр вакыты" автобусы тукталды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International