Бүген район Советында чакырылыш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда чакырылыш комиссиясе рәисе-Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов һәм хәрби комиссар Александр Афанасьев катнашты.
2017 елдан башлап Татарстан Республикасында «Өлкән кешене гаиләгә кабул итү " проекты тормышка ашырыла. Әлеге социаль проект кысаларында, республиканың битараф булмаган кешеләре өлкән буын вәкилләрен үз канаты астына ала, ә ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр яңа гаилә ала.
1 июньнән үзмәшгуль гражданнар 2019 ел өчен түләнгән салымнарны кире кайтара башлый. Моннан тыш, үзмәшгульләр 1230 сум күләмендә салым капиталын рәсмиләштерә алачак, аны 2020 елда салым түләүгә тотарга мөмкин булачак.
Федераль салым хезмәте мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасында 2019 елда үзмәшгуль гражданнарга 138,9 млн.сум күләмендә субсидия түләнгән. 2019 ел нәтиҗәләре буенча республикада 57 602 үзмәшгульлек очрагы теркәлгән.
5 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы һәм уртача яңгыр, көньяк-көнбатыштан талгын җил.
5 июньнән Татарстанда Россиянең башка төбәкләреннән килгәннәргә үз-үзеңне изоляцияләүгә китмәскә рөхсәт иттеләр.
Габиш авыл җирлегендә социаль ипотека буенча ике йорт төзелә башлады. Эшләрнең барышы белән Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов танышты.
Челтәр оешмалары 2020 елның 1 июленнән электр энергиясен исәпкә алу приборларын сатып алырга, урнаштырырга, алыштырырга, файдалануга кертергә тиеш дигән закон үз көченә керде (№522-ФЗ, 27.12.2018). Шуңа күрә, 2019 елдан башлап, «Челтәр компаниясе» ААҖ үз хисабына электр энергиясен исәпкә алуның яңа интеллектуаль приборларын үз электр җайланмаларында да, шулай ук юридик һәм физик затлар тарафыннан кулланучылар белән баланска карау бүлегендә урнаштыру эшенә кереште.
Идел төбәкара табигатьне саклау прокуратурасы 2020 елның 5 июнендә экологик законнарны бозу фактлары турында хәбәр итү өчен "Кайнар линия " оештырды
Татарстан Республикасында күпфункцияле үзәкләр 12, 13 һәм 14 июньдә Россия көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә эшләмәячәк