Бүген ТР дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов эш визиты белән Лаеш районында булды. Аның белән район башлыгы Михаил Афанасьев очрашты. Яклар үзара хезмәттәшлек һәм дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеген җирле дәрәҗәдә киңәйтү мәсьәләләрен карап тикшердәләр. Очрашуда шулай ук дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина Егорова да катнашты.
20 сентябрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә халыкара “Татар кызы – 2017” конкурсының республика этабы финалы булды. Анда Лаеш районын Кече Елга авылыннан Миләүшә Зарипова тәкъдим итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча ул “Иң гүзәл кыз” номинациясендә җиңү яулады.
Соңгы елларда чүп-чарны, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм аларны эшкәртүгә караган законнарга күп кенә үзгәрешләр кертелү белән бәйле рәвештә, шәһәр һәм авыл җирлегендәге шәхси йортларда яшәүчеләр алдында бер сорау калкып чыга –чүп-чарны җыйган һәм алга таба эшкәрткән (юк иткән) өчен алар акча түләргә тиешләрме, юкмы. Әле бит кемнәрнеңдер йортларыннан чүп-чар, калдыклар бөтенләй диярлек чыгарылмый, яки алар аны йорт тирәсендә башка төрле юл белән юкка чыгаралар.
Орел авылы китапханәсендә Б.С.Житковның тууына 135 ел тулуга багышланган «По страницам рассказов о животных» дигән викторина үткәрелде. Чара барышында балалар Б.С.Житковның кыскача биографиясен тыңладылар. Аннан соң аның «Медведь», «А мишка вовсе не косолапый», «Павлин - самый красивый», «Мангуста» исемле кыска хикәяләрен кычкырып укыдылар. Шулай ук укучылар Б. Житков хикәяләре буенча эшләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр.
1 сыйныф укучылары Пәрәү авылы китапханәсенә экскурсия ясадылар. Аның барышында китапханәче яшь китап укучыларга китапханәнең ни өчен кирәк булуы турында сөйләде, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды.
Орел авылы китапханәсендә “Китапханә – китап йорты” китапханә дәресе булды. Чара барышында балалар китап барлыкка килү тарихы, аның структурасы белән таныштылар, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм китапханә китаплары белән аралашу кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Ленинград блокадасы башлану көненә 25 Октябрь исемендәге китапханә хезмәткәрләре башлангыч мәктәптә хәтер дәресе үткәрделәр. Бар яктан фашистлар белән чолгап алынган шәһәр теләсә нинди хакка яшәргә тырыша һәм исән кала... Балаларга ул вакытның куркыныч вакыйгалары: ачлык, ялангачлык, һәркемне көтеп торган үлем турында сөйләделәр. Укучылар сугыш теләмәүләрен әйттеләр. Баш өстендәге күгебез һәрчак аяз һәм тыныч булсын.
Бүген Октябрьнең 25 еллыгы исемендәге поселокта тантаналы төстә Александровка авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасы ачылды. Чарада Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм “ТР муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.
Илнең барлык мәктәпләрендә, шул исәптән Лаеш районында да, беренче кыңгырау яңгырады. Габишево авылының М.А.Гәрәев исемендәге урта мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкада Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТРның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.
28 августта Габишево авылы китапханәсенә “Одуванчик” балалар бакчасының әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр, шулай ук аларның әти-әниләре кунакка килде. Китапханә белән танышу – ул мәктапкәчә яшьтәге балалар өчен яңа һәм гадәти булмаган кызыклы дөнья ачу.