ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2017 ел
шимбә

Лаеш районының халык мәшгульлеге үзәге коллективы "Иң яхшы мәшгульлек үзәге-2016" республика конкурсында катнашып призлы урын алды. 


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Туган тел көнендә Пәрәү авылы китапханәсе "Тукай безнең йөрәкләрдә" әдәби-музыкаль кичәсе үткәрде. Әлеге чарага күргәзмә оештырылган, анда шагыйрь биографиясе турында китаплар, аның әсәрләре һәм татар милли культурасы предметлары куелган.

 

“Музей язы” акциясе кысаларында 26 апрельдә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда “Барысы да мәхәббәттән башлана...” шигърият кичәсе булды. Очрашуда өлкән буын кешеләренә мәхәббәтнең төрле формалары:   әти-әни мәхәббәте, эшкә мәхәббәт, ватанга мәхәббәт һәм ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мәхәббәт турында сөйләделәр. Кунаклар белән бергәләп мәхәббәт темасына шигырьләр укылды һәм җырлар җырланды.

2017 елның 26 апрелендә Лаешның “Рябинка” балалар бакчасында Габдулла Тукай туган көнгә багышланган чара узды. Бу вакыйганы барысы да түземсезләнеп көтте. Тукай әсәрләре күргәзмәсе оештырылган иде. Балалар бакчасының тәрбияләнүчеләре дә, хезмәткәрләре дә әкият һәм балалар шигырьләре геройларына әверелде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, татар шагыйре һәм язучысы тормышы турында кызыклы презентация карадылар. Аларның шатлыгының чиге юк иде!

Столбищеның "Сказка" балалар бакчасында Г.Тукай туган көненә багышланган бәйрәм булды. Атаклы авторның әсәрләре буенча костюмлаштырылган матур тамаша барлык балаларны һәм балалар бакчасы хезмәткәрләрен кызыксындырды.


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Лаеш техник-икътисад техникумы командасы ТРның урта һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында республика спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышларда 3 урын алды.


25
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Казанда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең модульле методик семинар-киңәшмәсе булды. Анда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камылтанов катнашты. Чарада шулай ук район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм “Бердәм Россия” партиясенең Лаеш районындагы җирле контроль комиссиясе рәисе Лариса Плеханова булды.

Башлангыч мәктәптә Ташкирмән мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен "Чернобыль-зона отчуждения" сыйныф сәгате үтте. Максатлары: 1. Чернобыль АЭСындагы авария үрнәгендә экологик фаҗиганең зурлыгын күрсәтү. 2. Тирә-яктагы табигатькә карата җаваплылык хисе һәм патриотизм тәрбияләү. 3. Актив тормыш позициясе булдыру. 4. Кешеләр кайгысын кайгырта белү һәм аларның ил тормышына керткән өлешен лаеклы бәяләү хисе тәрбияләү.   

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Лаешның 2нче мәктәбенең 5 һәм 6 “а” сыйныфы укучылары өчен татар шагыйре Г.Тукай туган көнгә багышланган “Тукай шигърияте – илһам чыганагы” туган якны өйрәнү сәгате үткәрделәр. 


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Район китапханәләре хезмәткәрләре беренче кварталга йомгак ясадылар, эшлекле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, экологик тәрбия бирү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, икенче кварталга бурычлар һәм юнәлешләр билгеләделәр. Хәзерге вакытта Үзәк китапханәнең 130 еллыгына китапханәләрдә зур эш башкарыла, китапханә эше ветераннары белән очрашулар, мәктәп укучылары белән китапханә тарихына сәяхәтләр, җәмгыятьнең хәзерге тормышындагы роле турында әңгәмәләр оештырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International