22 апрельдә ЗАГС бүлеге коллективы ЗАГСның элекке начальнигы Лидия Ивановна Архипованың өенә барып, аны үзидарә көне һәм язгы игелек атнасы белән котлады. Аңа нык сәламәтлек һәм иминлек теләп, истәлекле фото һәм бәйләнгән җылы бүләк тапшырдылар.
“Музей язы” акциясе кысаларында, 24 апрельдә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда “Җир көне” чарасы үткәрелде. Лаешның 2нче мәктәбе укучыларын планетабызның экологик проблемалары һәм аларны чишү юллары белән таныштырдылар. Чара азагында, материалны ныгыту өчен, музей хезмәткәрләре “Әйләнә-тирә мохитне саклау” темасына викторина үткәрделәр.
Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендә «Весенняя неделя добра - эстафета добрых дел» #ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында ЛТЭТ студентларыннан торган «Дорогою добра» отряды волонтерлары һәм «Серебряный возраст» волонтерлары катнашында түгәрәк өстәл шундый исем астында үтте.
Бүген «Весенняя неделя добра – эстафета добрых дел» акциясе «Экологик уикенд» девизы астында үтә.
Әлеге көн кысаларында социаль хезмәткәр Надежда Артемьева һәм Урта Девятово мәктәбе укучылары үз авылларының экологик проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү буенча акция үткәрделәр.
17 апрельдә Лаеш шәһәре мәдәният йортында инглиз телендә «School theatre» мәктәп театр коллективлары фестиваль-конкурсы булды. Ташкирмән мәктәбенең 7 сыйныф укучылары инглиз теле укытучысы Сержанова Светлана Махмудовна җитәкчелегендә анда катнаштылар һәм «За оригинальность режиссуры» номинациясендә җиңүче булдылар. Кызлар инглиз телендә «Little Red Riding Hood» - «Красная Шапочка» әкиятен күрсәттеләр. Афәрин!
Бүген, 19 апрельдә, Лаеш шәһәренең 1 гимназиясе укучылары өчен Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее хезмәткәрләре"Хлеб - всему голова" чарасы оештырдылар. Укучыларны икмәкнең килеп чыгышы тарихы, аның безнең өстәлгә килеп җитүе һәм икмәк җитештерүдә күпме көч һәм һөнәрләр катнашуы белән таныштырдылар. Интерактив дәресләр материалны ныгыту булды.
21 апрельдән 26сына кадәр Татарстанда «Музейная весна Татарстана-2017» республика акциясе старт ала. Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее түбәндәге чаралар әзерләде
Бүген Лаеш районына "Лучший билингвальный детский сад-2017” грантын алуга конкурсның эксперт комиссиясе килде. Жирәбә нәтиҗәләре буенча безнең районны мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен “Усады прогимназиясе” коллективы тәкъдим итте. Нәтиҗәләр көтәбез!