ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 10 апрелендә ЗАГС бүлегендә көннең беренче яртысында 5 яңа туган бала теркәлгән. Аларның икесе малайлар – Рафаэль, Матвей һәм 3 кыз – Дина, Изабелла, Әминә. ЗАГС бүлеге белгечләре бәхетле әти-әниләргә балалары туу турында таныклык тапшырдылар һәм гаилә бәхете, иминлек, йортларына игелек теләделәр.

11 апрельдә Ташкирмән мәктәбенең 1-4 сыйныфлары укучылары арасында «Знатоки природы» турниры үткәрелде. Әлеге чараның максаты: җанлы һәм җансыз табигать турында белемнәрне ныгыту һәм киңәйтү, табигатькә мәхәббәт уяту, экологик культура тәрбияләү, интерактив характер бирү исәбенә укыту процессын оптимальләштерү.

 

Комлы Ковали балалар бакчасында авыл китапханәсе китапханәчесе Космонавтика көненә багышланган танып-белү сәгате үткәрелде. Мәктәпкәчә яшьтәгеләрне искиткеч «Малышам о звездах и планетах» китабы белән таныштырдылар. Алар шулай ук йолдызлар турында күп нәрсә белделәр, Киек каз юлы галактикасында булдылар, кояш системасы планеталарына бардылар. Һәм барысы бергә шундый нәтиҗәгә килделәр: беренче космонавт Ю.А.Гагарин җирне космостан күргәндә: “Ул нинди матур!” дип сокланганда хаклы булган.


11
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан халыклары съездына туры китерелгән “Татарстан – безнең уртак йортыбыз” этномәдәни эстафетаны оештыру һәм үткәрү кысаларында 2017 елның 13 апрелендә 9.30 сәгатьтә Үзәк китапханәдә язучылар – Фоат Галимуллин, Ольга Левадная – 2007 елда Державин премиясе лауреаты, Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу була. Теләге булган һәркемне чакырабыз!

11 апрельдә Державино авылы китапханәсендә мәктәп укучыларының тыл хезмәтчәне Хәбибуллина Мәрьям Хәбибулла кызы белән очрашуы булды. Балалар ветеранның сугыш вакытының кыенлыклары турында сөйләвен игътибар белән тыңладылар. Алар күп сораулар бирделәр, сугыш турында шигырьләр сөйләделәр. Мәрьям Хәбибулла кызы сугыш еллары һәм тылдагы авыр хезмәт турында күз яшьләре белән сөйләде. Бу очрашу анда катнашучыларның барысында да дулкынлану һәм җылылык калдырды.

11 апрельдә Столбище авылы китапханәсе китапханәчеләре мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Белла Ахмадуллинаның тууына 80 ел тулуга багышланган чара үткәрделәр.

Лаеш ягы музее хезмәткәрләре Лаешның 2нче мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары өчен "Хлеб - всему голова" чарасы оештырды. Очрашуда балалар икмәкнең барлыкка килү тарихы, аның безнең өстәлдә ничек барлыкка килүе белән таныштылар. 


10
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Биектауда 8 апрельдә республиканың авыл районнары арасында шашка буенча ТР чемпионаты төгәлләнде.

Ярышларда 25 команда катнашты. Һәр команданың составы – 4 кеше, шул исәптән 3 ир-ат һәм 1 хатын-кыз. Лаеш районы данын Шәрәпов Рәшит, Жантимиров Амамбай, Шәрифуллин Фәрит һәм Шәрифуллина Гүзәлия яклады. Алар мөмкин булган 36 очкодан 19,5 не җыеп 7 нче гомумкоманда урынны яуладылар.  

Лаешның үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан 1нче гимназиянең 4 “а” һәм 3 “б” сыйныфлары укучылары өчен "Я здоровье берегу - сам себе я помогу" сәламәтлек дәресе үткәрделәр. 

Район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә ”эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте. Утырыш Санкт-Петербург шәһәре метросында теракт нәтиҗәсендә һәлак булганнарны искә алып бер минут тын торудан башланды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International