ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2017 ел
сишәмбе

20 февральдә район Советының зур залында районның сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең йомгаклау медсоветы булды. Анда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева, район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина һәм Лаеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Елена Коробова катнашты.


20
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 22 февралендә Пенсия фондының район идарәсе Бөек Ватан сугышында катнашканнар һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераннары өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Кайнар линия” үткәрә. Сәгать 9 дан 11 гә кадәр 2-45-26 номерына шалтырата аласыз.

Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда 17 февральдә Бөек Ватан сугышы музее – ТР Милли музее филиалы мөдире М.В.Черепанов катнашында Хәтер маршы булып узды. Хәбәрсез югалган дип саналган һәлак булган кызыл армиячеләрнең туганнарына һәлак булу турындагы мәгълүматлар белән хәбәрләр тапшырылды. Чарада хәбәрсез югалганнарны эзләүдә катнашучы 145 лицей укучылары катнашты. Алар үзләренең эзләнүләре белән бүлештеләр. Лаешның 2нче мәктәбе укучыларының үзешчән сәнгать номерлары патриотик тәрбиягә аерым әһәмият бирде.  

Туган тел атналыгы кысаларында Ташкирмән мәктәбендә “Яраткан әсәр инсценировкасы” чарасы үтте. 6 сыйныф укучылары А.П.Чеховның «Толстый и тонкий» хикәясенә һәм И.А.Крыловның «Лиса и волк» мәсәленә инсценировка күрсәттеләр.

17 февральдә Никольский авылы мәдәният йортында спортның кышкы төрләре фестивале үтте.

18 февральдә Актаныш районында мәгариф системасы хезмәткәрләре спартакиадасы булды. Безнең физик культура укытучысы Буров Сергей Александрович теннис буенча 1 урын алды. Ура!!!

Ташкирмән мәктәбенең тимурчылары үзләренең игелекле эшләрен дәвам итәләр. Бу юлы алар олы яшьтәге һәм ялгыз яшәүче әби – Касарева Пелагея Степановнаның йорты тирәсендәге территорияне кардан чистарттылар. Афәрин, 6 сыйныф!

Комлы Ковали мәктәбендә физика укытучыларының район семинары булып узды. Аның темасы: “Укучыларны физика буенча йомгаклау аттестациясенә әзерләү системасы”.

9 февральдә Бакчасарай районы башлыгы Рефат Дердаров җитәкчелегендәге Кырым Республикасы делегациясе рәсми визит белән Лаеш районында булды. Аларны район башлыгы  Михаил Афанасьев озатып йөрде. Алар безнең районның социаль-мәдәни учреждениеләре һәм предприятиеләре эшчәнлеге белән таныштылар.

18 февральдә Лаеш шәһәрендә “Россия чаңгы юллары-2017” булды, анда 500дән артык катнашучы үзләренә спорт бәйрәме ясады. Аларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Михаил Афанасьев мөрәҗәгать итте. Шулай ук  VIP-узыш та булды, анда Лаеш районы җитәкчеләре катнашты. Финишка беренче булып район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров килде, Александровка авыл җирлеге башлыгы Виталий Германов икенче, ә район мәдәният йорты директоры Алмаз Якупов өченче урын алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International