Очрашу барышында Борис Менделевич предприятиенең җитәкчеләре белән сөйләште, технополис хезмәткәрләре белән сыйфатлы медицина хезмәте үкрсәтү һәм югары технологияле медицина ярдәменең якынлыгы турында аралашты. “Сәламәт киләчәк” акциясе кысаларында, Столбище участок шифаханәсендә мобиль маммографик комплекс эшләде. Әлеге комплекс хезмәте белән 50 дән артык хатын-кыз кулланды.
29 августта, Татарстан Республикасы оешу Көне уңаеннан, Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге Пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулар буенча “кайнар лииня” ача. Бу көнне бөтен Татарстан буенча 9:00 дән 16:00 гә кадәр 8-800-100-26-27 бушлай “кайнар линия” телефоны эшләячәк. Пенсия фонды бүлеге белгечләре пенсияләрне түләү, арттыру, перерасчте ясауга кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.
«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында 24 августта Октябрьнең 25 еллыгы исемендәге бистәнең урта мәктәбендә күпбалалы һәм азкеремле гаиләләрдән булган беренче сыйныфка баручы укучыларга букчалар һәм бүләкләр тапшырылды.
Фаина Раневская кинода яисә театрда зур рольләрне башкармаса да, халык мәхәббәтен яулый алды. Шунысы да кызык, ул Кино көне – 27 августта – дөньяга килгән. Чара барышында китапханәче актрисаның биографиясе белән таныштырды, аны презентация слайдында күрсәтте.
Иң яхшы участковыйны халык сайлый. Бу – иң мөһим һөнәр осталары эшчәнлеге нәтиҗәләрен ачыклауда җәмәгатьчелек белән эчке эшләр органнарының хезмәттәшлек итүе. Участок инспекторлары үз җирләрендә кешеләр белән тәүлек буена эшли. Алар халыкка ярдәмгә дип иң беренчеләрдән булып киләләр. Участковыйлар һәрвакыт җинаятьчелек, балаларның караусыз йөрүе, алкоголизм һәм нарокмания буенча профилактика эшләре алып баралар.
Бу көннәрдә Лаеш техник-икътисад техникумында 2016-2017 уку елының кабул итү кампаниясе ахырына якынлаша. Укырга керү белән эшнең ничек торуы турында кабул итү комиссиясе секретаре Ольга Матяшина сөйли.
Бердәмроссиялеләр бик яхшы инициатива белән чыктылар. “Мобиль җәмәгать кабул итүе“ дип язылган автобус районыбыз маршрутлары буйлап йөри, бер авыл артыннан икенчесендә була.
Сокуры авылы Росс-ия Федерациясе алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары игътибар үзәгендә булды. Бер үк көнне монда “Бердәм Россия“ депутатлар фракциясе вәкилләре Марат Барыев һәм Ирек Богуславский килде.
Лаеш районында старт алган Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең “Нәтиҗәле мәгариф системасы: үсешнең муниципаль моделе“2016 елгы республика август киңәшмәсенең концепциясе шундый. Аның төп бурычлары: ирешелгәндә туктап калмау, алдынгы тәҗрибәне кертү һәм югарырак күрсәткечләргә ирешергә омтылу.
Зәкәрия Шәрипов үзенең актив тормыш позициясе белән бар районга билгеле.
Ул 1946 елның 13 ноябрендә Оренбург өлкәсендә туган. 1953 елда Дүсмәт җидееллык мәктәбенең 1 сыйныфына укырга керә, 1960 елда мәктәпне бишкә генә тәмамлый һәм укуын күрше авылдагы Воздвижение урта мәктәбендә дәвам итә.