ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2016 ел
чәршәмбе

Александр Петрович Тарасовны кеше-легенда дияргә дә була. Аллаһ аны педагог итеп яраткан, ул яшьләрнең тәҗрибәле остазы.

Александр Петрович 1943 елның 28 апрелендә Лаеш районы Державино авылында туган. Балачак тиз үтә: 6 яшендә ул парта артына утыра, беренче сыйныф укучысына әйләнә. Ул болай була: 1 сентябрьдә мәктәптә дәресләр башлана. Саша мәктәп тәрәзәсе каршындагы бүрәнә өстендә утыра, парта артында утырган малайлардан көнләшә. Моны 1 сыйныф укытучысы Софья Федоровна Фролова күрә һәм аны класска чакыра.

 

Узган ике елда район мәктәпләрендә 20гә якын яшь белгеч үз урынын тапкан. Педагогик берләшмә башлангыч сыйныфлар, математика, физик культура, химия укытучылары белән тулыланды.

Алар арасында Столбище урта гомуми белем бирү мәктәбенең акыллы, иҗади, амбициоз башлангыч сыйныфлар укытучылары Альбина Илкәева, Анастасия Кадыйрова, Карина Дәминова, Лариса Ефимова, Анастасия Голубева бар. Фән укытучылары Илья Шалдымов, Денис Каплин, Маргарита Табилова, Игорь Косов яраткан эшләренә бар күңелләрен бирәләр. Алар барысы да төрле, әмма аларны үз эшләренә иҗади якын килү берләштерә. Бу тынгысыз, һәрчак эзләнүчән кешеләр.

 

Мәктәп нәрсәдән башлана? Әлбәттә, директордан! Директор спектакль куйган режиссер кебек бит ул, ә үзе һәр вакытта да сәхнәдә күренми. Аның роле администраторга караганда күпкә иҗадирак. Аның уңышка ышануы оптимизм өсти, үз көчеңә ышанырга мәҗбүр итә!

 

Лаеш районы спорт тренерлары-педагоглары һәм аларның абруйлы ярышларда уңышлы чыгыш ясаучы тәрбияләнүчеләре белән дан тота.

Дзюдо һәм самбо буенча 1 категорияле тренер-укытучы Рөстәм Насыйбуллин, дзюдо һәм самбо буенча югары категорияле тренер Роберт Борһанов, 2011 елда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы, спорт мастеры Елена Михайлова, бокс буенча тренер-укытучы Араик Аракелян... Тренерлар исемлеген алга таба да дәвам итәргә мөмкин. Аларның һәрберсе үз тәрбияләнүчеләрендә җиңүгә омтылыш, түземлелек, максатчанлык, каршылыкларны ныклык белән җиңү һәм яңадан көрәшә башлый белүне тәрбиялиләр.

 

2013 елдан Столбище урта мәктәбендә фәнни-техник иҗат актив үсә. Моңа фәнни-техник иҗат өчен база мәйданчыгы ачуга республика гранты оту ярдәм итте.

Бүгенге көндә база мәйданчыгы дүрт юнәлеш буенча эшли: робототехника, суднолар модельләштерү, агач белән эшләү, техник модельләштерү. Бу юнәлешләрнең максаты мөмкин кадәр күбрәк балаларны җәлеп итүдән гыйбарәт.

 

Орел авыл китапханәсендә балаларның ялын оештыру буенча эшләр алып барыла. Анда төрле уен программалары, викториналар, рәсемнәр конкурслары, саф һавада уеннар уздырыла. Балалар китапханә теләп йөри, чөнки монда аларга шат. Шулай ук катапханәдә яңа китаплар, күргәзмәләр карау, тере сөйләшү дә каралган.

 

Лаеш районы китапханәләренә Зиннур Мансуровның рус һәм татар телендә “Тукай белән әңгәмә” китабы килде.  Анда төрле әңгәмәләр аша татар дөньясына кагылышлы заманча соаруларга җавап табарга була. Әлеге сөйләшүләрдә Гадулла Тукайның шәхесе һәм аның иҗаты яңадан ачыла. Шагыйрь Зиннур Мансуровның китабы күпьеллык тикшеренүләр нигезендә язылган. Аңа кергән “Тукай буенча татар кодексы” да татар әдәбиятында моңарчы күрелмәгән материал булып тора. Китап киң төр аудиториягә багышланган.

23 августта Сокуры авылында Россия Дәүләт Думасы депутаты, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Борис Давыт улы Менделевичның сайлаучылар белән очрашуы булды. Аның барышында Менделевич сәламәтлек саклау өлкәсенең яңартылуы хакында сүз кузгатты. Табиб буларак аңа тармактагы проблемалар таныш. Проблемалар арасында ул сәламәтлек саклау өлкәсенә сыйфатлы белгечләр әзерләү, югары технологияле медицина ярдәменең ачык булуы, авыруларны искәртү буенча профилактика чараларын атады. Моңардан тыш кандидат аларны юкка чыгару ысулларына да кагылды.

 

 


23
август, 2016 ел
сишәмбе

1 сентябрьдә Белем көне уздырылуы уңаеннан Татарстан Республикасы эпидемиология һәм гигена Үзәгенең Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарындагы Консультация пункты филиалы 2 сентябрьдә балалар товарларының куркынычсызлыгы һәм сыйфаты буенча “кайнар лииня” оештыра. Килеп туган сораулар буенча консультацияне сез 09 сәг.00 мин. Тан 12 сәг. 00 мин. ка, 13 сәг. 00 мин. тан до 16 сәг. 00 мин. Ка кадәр (84378) 280 37 телефоны аша ала аласыз.

22 августта сайлау штабы җитәкчесе Илгизә Тимиршина рәислегендә Россия Дәүләт Думасына сайлауларга сайлау кампаниясе кысаларында агитация чаралары план-графигын үтәүне анализлап, Лаеш җирле сайлау штабының чираттагы утырышы узды. Анда “Татарстан командасы” иҗтимагый инициативасы, мобиль җәмәгатьчелекне кабул итү, “Көчле Татарстан! Көчле Россия! Гомумреспублика эстафетасы чаралары буенча җаваплы кешеләрнең чыгышлары тыңланылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International