ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Лаеш районы ветераннар Советы составындагы рәисләр һәм ветеран хәрәкәте активитслары “Валерий Чкалов” исемле өч палубалы теплоходта Казан-Волгоград-Казан маршруты буенча круизга киттеләр. 8 көн эчендә алар Самара, Саратов, Волгоград, Балаково, Хвалынск шәһәрләрендә булачаклар. Ел саен мондый круизлар район башлыгы Михаил Афанасьев ярдәме белән оештырыла.

 

22 августта Олы Кабан авылында халык җыены узды. Анда район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. Җыенда җирле хакимият органнары ярты еллык эшләренә нәтиҗә ясады, шулай ук халык үзенең моң-зарларын да җиткерде. Алар арасында юлларны ремонтлау һәм авыл җирлеген төзекләндерү темалары аеруча популяр иде. Мондый җыеннар уңай нәтиҗә бирә: бу хакимят органнары белән халыкның турыдан-туры элемтәсе.

 


22
август, 2016 ел
дүшәмбе

 

Татар Саралысы авылында яңа скважина бораулау буенча эшләр башкарыла. Аның 90 метрын бораулаганнар инде, су күтәрү җайланмасын урныштыралар. Киләсе көннәрдә эшләрне төгәлләү планлаштырыла.

 


17
август, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан бүләкне оешма директоры Эльвир Якупов алды. Тантана Иннополиста узган яшь педагоглар форумында оештырылган иде. Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Лаеш районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе бара. Аның кысаларында инде өч секция булды: урта һөнәри, милли һәм мәктәпкәчә белем бирү. 19 августта Лаешта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында конференциянең пленар утырышы узачак.

 

2016 елның 1 июленнән федераль бюджеттан, Татарстан республикасы бюджетыннан һәм җирле бюджеттан финансланучы оешмаларда минималь хезмәт хакы аена 7500 сум күләмендә билгеләнә. Бюджеттан тыш икътисад өлкәсендәгеләр өчен айлык минималь хезмәт хакы 2016 елның 8 августыннан 8252 сум күләмендә куела. 

 


16
август, 2016 ел
сишәмбе

Августта өч бәйрәм билгеләп үтелә: Бал, Алма һәм Чикләвек спаслары. Алар барысы да табигать байлыкларына багышланган. Беренче Бал спасы ураза башлануны күздә тота, шуңа да аны 14 августта бәйрәм итәләр. Кагыйдә буларак, бу көнне чиркәүдә бал белән мәкле камыр ризыкларын изгеләндерәләр. Алма спасын 19 августта билгеләп үтәләр. Бу көнне кешеләр чиркәүгә төрле җиләк-җимешләр илтәләр, алар арасында. Һичшиксез, алма да булырга тиеш. Ашлык үсеп җитү чорында исә Чикләвек спасын, ягъни Икмәк спасын бәйрәм итәләр. Болар турында күбрәк мәгълүматны сез Үзәк китапханәдәге “Спаслар: бал, алма, чикләвек” күргзәмәсендә белә аласыз.

 

Быел гражданнарның социаль салым түләүләрен эш урынында алу мөмкинлеге туды. Элегрәк моны тутырылган салым декларациясе нигезендә генә эшләп була иде, хәзер исә, торак сатып алудан килеп чыга торган түләүләр кебек үк, эш урынында да башкарырга була. 

Борынгыдан илебездә бал белән мәкне яратканнар, аннан төрле эчемлекләр һәм тәм-томнар ясаганнар. Бал спасында умартачылар бал аерта. чөнки башка кортлар аны урлап китәчәк. "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекс Үзәге карамагы астында Каенлык авылында яшәүче 86 яшьлек Нина Васильевна Аксенова тора. Үзенең өлкән яшенә дә карамастан ул үзенең яраткан эше - умартачылык белән шөгыльләнә. Яңа бал белән Нина Васильевна үзенең күршеләрен дә сыйлый. ​

Беренче зонада Лаеш районы Татарстан башкаласы, Яшел Үзән һәм Балык Бистәсе районы белән көч сынашты. Жюри составына Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Иҗтимагый палатасы белән Мәгариф һәм фән министрлыгының Иҗтимагый советы әгъзалары, яшьләр оешмалары кешеләре катнашты. Конкурста гомуми белем бирү оешмалары, шул исәптән махсус учреждениеләр, урта һөнәри белем бирү уку йортлары катнашты. Бинаның тышкы кыяфәте һәм яңа уку елына әзерлек бәяләнде. 

 


13
август, 2016 ел
шимбә

Лаеш техник-икътисадый техникумы нигезендә мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында “Милли мәгарифнең муниципаль моделе: перспектив үсеш юнәлешләре” темасына милли мәгариф секциясе утырышы узды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Рәзил Вәлиев, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, Бөтендөнья татарлар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International