Шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 яшь булу уңаеннан Рождествено авылы китапханәсендә китаплар күргәзмәсе оыштырылган
Пәрәү авылы мәктәбенең 6-11 сыйныф укучылары арасында “Мин яши торган дөнья” исемле стенгазеталар конкурсы узды. Балалар өчен әлеге акция бик кызыклы килеп чыкты. Мәгълүматны алар төрле ресурслардан эзләде. Иң зур ярдәмне әти-әниләре белән сыйныф җитәкчеләре күрсәтте. Укучылар стенгазеталар, презентацияләр, лозунглар әзерләде. Дуслык җиңде!
Бүген Ташкирмән урта мәктәбе катапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары балалар китаплары дөньясы буйлап сәяүәт кылды. Алар табышмакларны чиштеләр, рәсемнәр буенча кият геройларын таныдылар һәм “безнең әкияти геройлар” китап викторинасында катнаштылар. Бәйрәмнән алар буш кул белән китмәделәр, һәрберсе берәр китап алды. Әлеге чараны мәктәп китапханәчесе И.А.Киселев оештырды.
Безнең педагоглар – “Ел укытучысы-2016” профессиональ осталык Республика конкурсы җиңүчеләре. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Владимир Васильевич Чуприн “Өстәмә белем бирү педагогы-2016” номинациясендә 2 урынны яулады. Габишево урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Елена Николаевна Чирова “Ел әйдәп баручысы-2016” номинациясендә лауреат булды. Шулай ук педагоглар Татартан Иҗтимагый палатасының гражданлык-патриотик тәрбияне үстерүгә өлеш керткәннәре өчен рәхәмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләргә яңа иҗади яңалыклар һәм уңышлар телибез!!!
1 апрель –Бөтендөнья көлке көне Атабай авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре “Чишмәкәй” балалар бакчасында “Көлке куа килә” дип исемләнгән юмор кичәсе оештырдылар.Балалар уеннарда бик актив катнаштылар.Кичәнең икенче өлешендә мәдәният сорауларга бик матур җавап бирделәр.Аларның әкият дөньясына мәхәббәтләрен күрү безгә бик зур сөенеч булды.хезмәткәрләре Корней Чуковскийның “Доктор Айболит” әкиятен сәхнәгә куйдылар.Ахырдан балалар
1 апрель –Бөтендөнья көлке көне Атабай авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре “Чишмәкәй” балалар бакчасында “Көлке куа килә” дип исемләнгән юмор кичәсе оештырдылар.Балалар уеннарда бик актив катнаштылар.Кичәнең икенче өлешендә мәдәният хезмәткәрләре Корней Чуковскийның “Доктор Айболит” әкиятен сәхнәгә куйдылар.Ахырдан балалар сорауларга бик матур җавап бирделәр.Аларның әкият дөньясына мәхәббәтләрен күрү безгә бик зур сөенеч булды.
Казанда "Kazan international exhibition for tourism & sport" күргәзмәсе уза. Анда Лаеш районын Г.Р.Державин исемендәге Лаеш крае музее директоры Фәридә Мортазина һәм яшьләр, спорт һәм турзим бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айнур Шәгивәлиев тәкъдим итә.
2016 елда Чернобыльдәге АЭСта булган фаҗигага 30 ел була. Бөтен дөнья андагы энергоблокның шартлавыннан сискәнеп куйды. Радиция тузаны Украина, Белоруссия, Россиянең 14 төбәгенә һәм Көнбашыт Европаның бер өлешенә таралды. 2016 елның 11 апреленнән 20 енә кадәр “Алтын көз” үзәге, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлеге “Чернобыль – минем күңелнең авыртуы” исемле рәсемнәр конкурсы игълан итә. Эшләр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Лаеш шәһәре, Горький урамы, 8 йорт.
Урта Девятово авыл китапханәсе клуб белән берлектә “Нинди матур бу дөнья» дигән исем астында кино елына багышланган ретро-очрашу уздырды. Алып баручылар җырлар илә “ретро” чоры һәм аның кешеләре турында сөйләде. Болар барысы да слайд белән үрелеп барды. Катнашучылар “Канатлы сүзләр”не чиштеләр, “Яраткан җырлар” аукционында уйнадылар, “Мадам Петухова хәзинәләре” лотереясында катнаштылар. “Китап битеннән – экранга” дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде.
Макаровка авылы китапханәсе хезмәткәре һәм Ташкирмән клубы директоры “Чунга-Чанга” утравында” дигән уен сзгате уздырды. Чараның максаты булып балаларга уен формасында үсемлекләр, хайваннар, бөҗәкләр турында мәгълүмат бирү, әйләнә-тирә мохиткә игътибарлы булырга чакыру тора. Балалар үзләре өчен бик кызыклы нәрсәләр белделәр.