ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2016 ел
җомга

Ташкирмән авылы мәктәбендә гомуми ата-аналар җыелышы булды. Анда ФАП фельдшеры Галина Гурьевна Ануфриева һәм психолог Ксения Вячаславовна Фомина чакырылган иде. Барлык сораулар аңлаешлы итеп бирелде. Җыелышка бик күп ата-ана килде, барысына да рәхмәт белдерәбез.

 


7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Хәерби авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны тол хатыны, тыл хезмтчесе Камилә Хәбибулловна Хәлилова үзенең 90 яшьлек юбилеен уздырды. Әлеге гомер бәйрәме белән аны чәчәкләр һәм бүләкләр белән Лаеш район башлыгы урынбасары Илгизә Тимиршина һәм Хәерби авыл җирлеге башлыгы Минзәлия Минбаева тәбрикләде. Ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләп, аңа Россия Президенты Владимир Путин исеменнән открытка, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән открытка белән бүләкләр тапшырылды.

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Сәламәтлек – ул һәр кеше өчен генә түгел, барлык җәмгыять өчен бәясез халәт. Очрашуларда без якыннарга ныклы сәламәтлек телибез, чөнки ул тулы һәм бәхетле тормышның нигезе булып тора. Сәламәтлек үзебезнең планнарны тормышка ашырырга, авырлыкларны узарга ярдәм итә. Аны кайгырткан кеше озын гомерле була. “Алтын көз” исемле халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекс үзәгендә дәваланучылар, олы яшьләрендә дә карамастан, белгечләр ярдәме белән, сәламәт яшәү образы алып барырга тырышалар. Алар саф һавада чаңгы таяклары белән йөриләр, Агашин тренажерлары кулланалар. Әлеге кешеләрнең 100 гә кадәр дә, аннан да күбрәк яшәргә мөмкинлекләре бар.

7 апрель – Сәламәтлек көне. Бу көнне Комлы Кавәл авылы мәктәбендә спорт бәйрәме узды. Ул барлык укучылар өчен күнегүләрдән башланып китте. Башлангыч сыйныфлар өчен күңелле стартлар узды, ә югары сыйныфлар баскетбол уйнады. 1-4 сыйныф укучылары “Сәламәт булу яхшы!” агитбригадасы чыгышлары ясады. Һәр сыйныфлар да “Сәламт яшәү образы” дигән газета чыгарды.

 

Иң яхшы дип танылу өчен 20 почта бүлекчәсе җитәкчесе көч сынашты. Аларга өч сынау узарга тәкъдим ителде. Беренчесендә өй биреме, икенчесендә почта хезмәте күрсәтү кагыйдәләре буенча викторина, өченче сынауда гадәти эш көнендә килеп туган гадәттән тыш хәлләрдән чыгу блын күрсәтергә кирәк иде.

1 -11нче сыйныфларда "Конфликт һәм аны чишү юллары" дигән темага  сыйныф сәгате узды. Укучылар үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җавап алдылар һәм сыйныфларда инцидентлар булса да, конфликтлар булдырмыйбыз дигән фикергә килделәр.


6
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

«Дружба” спорт-күңел ачу үзәгендә Әхмәдиев Кәримгә (2013 елгы, Комлы Кавәл авылында яши) ярдәм итү максатыннан “Йөрәктән – йөрәккә” дигән хәйрия концерты узды. Аңа “нейробластома забрбшинной полости 3 стадии” дигән диагноз куелган. Аны тәгаен белү һәм баланы кичекмәстән дәвалый башлау өчен Мәскәүдәге Д.Рогачев исемендәге гематология һәм онкология үзәгенә алып киткәннәр, анда ул түләүле курслар уза.

12 апрельдә Лаеш шәһәре, Лебедева, 32 йортта Г.Р.Державин исемендәге Лаеш краен өйрәнү музее бар кешене Анатолий Белозерцевның соңгы “Прощёное воскресенье” дигән китабы презентациясенә чакыра. Анатолий Константин улы Белозерцев 1941 елның 16 июлендә Лаешта туа. 2008 елның августында ул Россия әдәбият академиясе әгъзасы итеп куела, ә 2009 елның апрелендә, язучыларның XIII съездында, Россия язучылар Берлеге идарәсе сәркатибе дип сайлана.

2 апрельдә Кече Елга авылы клубында “Таң Йолдызы” дигән балалар бәйрәме үтте. Бу көнне 4 тән алып 16 яшькә кадәрге теләгән һәр бала сәхнәдә чые артист кебек чыгыш ясый. Әлеге бәйрәм 24 ел дәвамында уздырыла. Анда балалар шигырьләр укый, бии һәм җырлый.


5
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Лаеш районыннан делегация эшлекле сәфәр белән Мәскәүгә юнәлде. Бүген алар Россия икътисадый үсеш министрлыгында районыбызда эшләп килүче сәнәгать парклары проектларын яклыйлар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International