8 март – Халыкара хатын-кызлар көнендә Лаешның балалар тудыру йортында Софья дөньяга килде. Тантаналы рәвештә районның Граңданлык актларын теркәү бүлеге 50 нче баланың тууын теркәде һәм кызчыкның әтисе Александр Чуркинга таныклык һәм йомшак уенчык кебек истәлекле бүләк тапшырды.
"Бер күрешү - үзе бер гомер" "Йолдыз" берлэшмэсендә терлекчелектә эшләп чыккан һәм хәзергесе вакытта эшләүче хатын-кызларыбыз белән очрашу кичәбез күңелле, истә калырлык итеп сизелми дә узып китте
Безнең районда Кукмара районыннан 50 кешелек делегация булып китте. Кунакларның күп өлеше авыл башлыклары иде. Аларның төп максаты – тәҗрибә туплау. Делегатлар Лаеш районындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшнең ничек оештырылуы белән кызыксынды.
28 февральдә Каеп клубында район мәдәният йорты коллективы катнашында “Без балалар өчен” дигән хәйрия концерты узды
Балалар арасында физик культура һәм спортны популярлаштыру максатыннан 26-27 февраль көннәрендә Минзәләдәге коррекцияле интернат мәктәптә җирлегендә урнашкан “Полянка” шәһәр яны-сәламәтләндерү лагере базасында Татарстандагы балалар йортлары һәм интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр арасында чаңгы ярышлары буенча V республикакүләм шәхси-командалы беренчелек узды.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан шахмат һәм шашка уеннары яратучылар шахмат тактасында көрәш уздырдылар.
Район игенчеләренә киләсе язда безнең җирлек өчен яңа булган кайбер авыл хуҗалыгы культураларын үстерү буенча тәҗрибә җыярга кирәк булачак.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үтүче “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы“ республика конкурсы йомгаклары буенча, “Мәдәният һәм рухилык“ номинациясендә җиңүче дип район мәдәният йорты хезмәткәре, шәфкатьлелек ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина табылды.
Гаиләсеннән киткән, кайчандыр бәхетле булган йорт стеналарын калдырган ир кеше әти булудан туктамый. Ул элеккечә үзенең балигъ булмаган балаларын тәэмин итәргә тиеш. Кызганычка каршы, тормышта һәрчак болай булмый. Мондый очракларда прокуратура җинаять эшләре ача.
“Балыкчылар, сак булыгыз“, - дип кисәтәләр Лаеш ГИМСы хезмәткәрләре