ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Лаешта яшәүче Ч.ларның яшь гаиләсе өчен Халыкара хатын - кызлар көне өчләтә бәйрәм.

Аларның беренче балалары - кызлары Софья нәкъ 8 Мартта дөньяга аваз салган. ЗАГС бүлегендә ул юбилей номеры - 50 нче булып теркәлгән. Бүлек начальнигы Мария Бурцева  яшь әтигә беренче баласына йомшак уенчык бүләк итте. Бәхетле әни бала тудыру йортында.

19 март көнне газета редакциясе шахмат буенча “Камская новь“ –“Кама ягы“ кубогына команда-шәхси турнирда катнашырга чакыра.

Үткәрү урыны – “Кама“ спорт-сәламәтләндерү комплексы. Катнашучыларны теркәү 9.30да ярышларга өч кешедән торган командалар кертелә. Турнир турында нигезләмә “КН“ газетасы сайтының “Белдерүләр“ бүлегенә урнаштырылган.

14 еннән 25 мартка кадәр Бөтенроссия акциясенең беренче этабы үтә, аның максаты – наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшү.

Наркотиклы матдәләр ясау, сату яки наркопритоннар урыны турында 8 (843)273-43-45 (ышаныч телефоны) яки 8 (84378)2-55-41 (ЭЭМ Лаеш районы бүлеге дежур часте) телефоннары аша хәбәр итәргә була.

Бәлки, сезнең шалтырату кемнеңдер гомерен коткарыр.

Сокуры авылындагы урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында Саха (Якутия) Республикасы педагоглары катнашында Бөтенроссия семинары узды. Укытучылар “Мәгарифнең сыйфатын арттыру ысулы буларак укыту процессында кооператив укытуның  мәгариф структураларын куллану” темасы хакында сөйләштеләр. Семинар кысаларында катнашучылар мәгариф структураларын һәм уйлау алымнарын кулланылышлы ачык дәресләрдә булдылар.

Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә Башкарма комитет бүлекләре һәм көнкүреш хезмәтләр җитәкчеләре белән “пәнҗешәмбе” киңәшмәсе узды. Анда катнашучылар үз җаваплылыкларына караган эшчәнлекләре хакында доклад бирде, планлаштырылган эшләре белән таныштырды һәм район җитәкчелеге дәрәҗәсендәге темаларны күтәрделәр.


15
март, 2016 ел
сишәмбе

1994 елдан алып, һәр ел саен Россиядә Бөтендөнья кулланучылар хокукы көне билгеләп үтелә. Традицияләргә таянып, ел саен кулланучылар оешмаларының Халыкара федерациясе әлеге көннең тематикасын ачыклый. 2016 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукы көне “Менюдан антибиотикларны алырга!” дигән девиз астында узачак. Шулай итеп, быел ит продукциясен җитештергәндә һәм сатканда кулланучылар хокукын яклауга игътибар юнәлтеләчәк.

14 нән алып 25 мартка кадәр республикада яшәүчеләр Татарстан наркоконтроле идарәсенең “ышаныч телефонына” шалтыратып, наркотикларның таратылуы хакында әйтә ала. Шулай ук, акция кысаларында, гражданнарның наркотик кулланучыларны дәвалау һәм реабилитацияләү турында консультация дә алу мөмкинлеге бар. Ел саен уздырыла торган әлеге бөтенроссия акциясе ике этапта уза. Аның ярдәмендә кешеләрнең игътибарын наркотикларның законсыз рәвештә әйләнешенә юнәлтергә тырышалар. 1 этап барышында 25 маркта кадәр барлык сораулар һәм хәбәрләр көн саен тәүлек буена Казандагы (843) 273-43-45 “ышаныч телефоны” аша, шулай ук Татарстан наркоконтроленең районара бүлекләрендә, мәсәлән Бөгелмәдә (85594) 4-22-50 телефоны аша кабул ителәчәк.  Хәбәрләрне Татарстан республикасының наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору буенча федераль хезмәтенең Интернет-кабул итү сәхифәсендә дә калдырырга була: http://ufskn.tatar.ru.

13 мартта Балтачта карате Кекусинкай буенча Татарстан беренчелеге булып узган иде, анда Лаеш районы командасы катнашты. Команданы Комлы Кавәл авылында урнашкан “Дружба” спорт үзәгендә шөгыльләнүче Арсений Гыйниятуллин һәм Оәзил Хәйруллин тәкъдир итте


11
март, 2016 ел
җомга

 

Лаешта кышны озату чарасы узды


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

6 мартта Казандагы “Әкият” балалар үзәгендә узган Бөтенроссия вокал-хор һәм фортепиано музыкасы конкөрс-фестивалендә Лаешның “Балалар иҗат мәктәбе” укучысы Зәлия Фәттәхова I дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды. Азалия Гыйниятова исә шул ук конкурста III дәрәҗәдәге лауреат исеме алды. Аларның укытучылары – Фатыхова Роза Сәүбәновна


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International