ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Лаешлылар беренче тапкыр “Китапханә төне“ гомумроссия социаль-мәдәни акциядә катнаштылар.
Узган якшәмбедә Лаешта район Сабантуе үтте. Мәйданга килгән күпсанлы кунаклар чираттагы мәртәбә үзләренең халык гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә ихтирам һәм хөрмәтләрен белдерделәр.
Шушы көннәрдә районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре федераль бюджеттан 4,4 миллион сум судсидия алачак.

Лаешта Сугышчан дан музее ачылды. Хәзер теләге булган һәркем Бөек Ватан сугышы елларында район һәм анда яшәүчеләр тормышы турында күбрәк белә ала.
Пәрәү авылында Сабантуйлар гөрләп үтте. Халкыбызның барлык милли уеннары  белән үзешчән артистларыбызның җырлары биюләре бәйрәмебезнең күрке булды!

5
июнь, 2015 ел
җомга
Балаларны яклау көнендә Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов “Йолдызлык“-2015“ җиңүчеләренә дәүләт стипендияләре тапшырды. Стипендиатлар арасында бу фестивальдә Лаеш районын тәкъдим иткән Дарина Туркова да бар иде.
Җәйнең беренче көне бала-чагалар өчен җылы һәм матур гына түгел, күңелле һәм кызыклы да булды: гадәт буенча 1 июньдә иң массакүләм һәм һәркем яраткан бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне үткәрелә
Узган атнада Лаешның балалар сәнгать мәктәбе актлар залында сайлаучыларның муниципаль дәрәҗәдә депутатлыкка кандидатлар белән соңгы, йомгаклау очрашуы булды
Район пенсионерлары командасы пенсионерларның “Өченче яшь“ V нче комплекслы республика Спартакиадасында гомумкоманда исәбендә дүртенче урын алды. 
Дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк, - халыкны гомуми диспансерлаштыру зарурлыгы турында сөйләгәндә Лаеш үзәк район хастаханәсенең поликлиника ярдәме күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Лариса Орлова шулай дип хакыйкатьне билгели. Хәбәрчебез белән әңгәмә вакытында ул Лаеш районында әлеге мөһим профилактик программа барышы хакында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International