ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген башкарма комитетта Лаеш шәһәре Советының утыз җиденче сессиясе узды. Утырыш район башлыгы Илдус Зарипов рәислегендә узды.

Биоресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» балалар эшләнмәләре конкурсы игълан итә. Чара үсеп килүче буында экологик аңны формалаштыру, иҗади һәм иҗтимагый-агарту эшчәнлегенә җәлеп итү аша 

Татарстан Республикасы халкы «Макулатура бир - агачны коткар» экомарафонына кушылырга мөмкин. Акциядә катнашу өчен бер урында 300 килограммнан артык авырлыктагы макулатура җыярга һәм түбәндәге рәсми сайтта гариза калдырырга кирәк:

Россия Мәгариф министрлыгы балигъ булмаган гражданнарга карата “Бала ягында” опека һәм попечительлек органнары белгечләренең һөнәри эшчәнлеге өлкәсендә Бөтенроссия конкурсын башлап җибәрә. Конкурс опека һәм попечительлек органнары 


13
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 гыйнварыннан авыр йөкле һәм (яисә) эре габаритлы транспорт чараларын Россия Федерациясенең барлык автомобиль юллары буйлап, региональ һәм муниципальара әһәмияттәге юлларны да кертеп, йөртүгә махсус рөхсәтләр бирү бары тик федераль башкарма хакимият органы - "Росдормониторинг" ФКУ электрон рәвештә генә гамәлгә ашырылачак.

2022 елның 19 сентябреннән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары булган аккредитацияләнгән индустриаль (сәнәгать) паркларның резидентлары һәм идарәче компанияләре тарафыннан субсидия алуга заявкалар кабул итә башлый, кулланылган электр энергиясе өчен чыгымнар өлешен каплауга.

Бүген гражданнарны чираттагы шәхси кабул итүне Илдус Зарипов үткәрде. Авыл хуҗалыгын, җир-милек мөнәсәбәтләрен үстерү мәсьәләләре һәм башкалар турында фикер алыштылар.

«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанның социаль һәм яшь эшмәкәрләре ТР Икътисад министрлыгыннан 500 мең сумга кадәр грант алырга мөмкин.

Татарстанда урнашкан Скандинавия антициклоны яңгырлы һәм болытлы һава шартларын алыштырачак. Температура фоны күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.

Татарстанда «Бала в мире прав» - «Бала хокук даирәсендә» VIII Республика мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурсы старт алды. Анда алты яшьтән 35 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр, шул исәптән төркемнәр яки иҗат коллективлары составында да катнаша ала, дип хәбәр итте Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International