Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды социаль эшкуарларның, товарларын (эшләрен, хезмәтләрен) таныту өчен, Россия Федерациясе территориясендә социаль тематикалы күргәзмә-ярминкә һәм конгресс чараларында катнашуын оештыра.
Конкурс сайлап алуын узган җиңүчеләр 1әр млн. сум алачак.
Татарстан Республикасында «Авыл укытучысы» программасында катнашу өчен гаризалар һәм документлар 2022 елның 15 апреленә кадәр кабул ителә.
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы һәм «Туризм.РФ» корпорациясе арасында төбәкнең туристик инфраструктурасын уртак үстерү турында килешү имзаланды.
Документка Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко барында имзаланды.
Лаеш районының 18 яшьтән өлкәнрәк 10 меңнән артык кешесе бушлай диспансеризация уза алачак.
Диспансерлаштыруның беренче этабында анкеталаштыру, антропометрия, хатын-кызлар өчен акушерка һәм онкоцитология, канны клиник анализлау, канның глюкоза һәм холестерины дәрәҗәсен билгеләү, электрокардиография, флюорография, терапевтны карау уздырыла. 40 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга онкоскрининг уздырыла:
Татарстан Республикасында 2022 елгы урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эш планы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы эшләнде һәм расланды, урман янгыннары формированиеләре төзелде, республиканың урман фондын җир өсте патрульләү маршрутлары расланды.
Республика программаларын, милли проектларны гамәлгә ашыру, торак төзелеше турында Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар катнашында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
2022 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр республика территориясендә урнашкан региональ әһәмияттәге автомобиль юллары участокларында күчәргә 6 тоннадан артык йөкләнеш белән транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләүне кертү планлаштырыла. Әлеге чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм аларны саклап калуга һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатын саклауга юнәлтелгән.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда республикада «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында 91 км автомобиль юлларын ремонтлау планлаштырыла. Финанслауның гомуми суммасы - Татарстан Республикасы бюджетыннан 4 млрд 328 млн сум.
Лаеш районында су ташуга каршы чаралар дәвам итә - су үткәрү торбаларын чистарталар, су үткәрү каналлары һәм юл чатлары төзелә. “Яз башы минуслы температура белән үрелеп барды - әзерләнергә вакыт җитәрлек иде. Фаразларга караганда, язгы ташу апрельнең беренче ункөнлегендә башланачак, без кешеләрнең иминлеген тулысынча тәэмин итәргә тиеш”, - дип ассызыклады бүген традицион киңәшмәдә район башлыгы Илдус Зарипов.
Федераль мәгърифәтчелек марафоны һәрьяклап үсеш алган, белемгә һәм шәхеснең үз-үзен табуына омтылучы формалашуга юнәлтелгән.
Марафон кысаларында төп мәйданчыктан һәм "Знание" Россия җәмгыятенең төбәк студияләреннән алты параллель тематик эфир узачак.