ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр цифрлы технологияләр кулланып узачак. Алда торган халык санын алуның төп яңалыгы дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге булачак.Интернет-исәпкә алу булачак ВПННЫҢ чын «фишкасы» булачак.


28
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм район Башлыгы Илдус Зарипов Лаеш районының белем бирү учреждениеләрендә булдылар.

       “Ростелеком” һәм Россия Пенсия фонды “Интернет азбукасы” программасының киңәйтелгән  курсы өчен яңа модуль әзерләделәр, ул  “Ял һәм сәяхәт итәр өчен интернет: нечкәлекләр һәм файдалы киңәшләр” дип атала. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.


27
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Усады авылында 260 урынга исәпләнгән «Акыллы балалар» яңа полилингваль балалар бакчасы ачылды. Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов катнашты.

Бүген сессия кысаларында депутатлар бертавыштан Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Анатолий Новиковны сайлады.

Бүген Илдус Зарипов рәислегендә Лаеш муниципаль районы Советының чираттагы 2 сессиясе узды.


26
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Иртәгә, 10.00 сәгатьтә Лаеш муниципаль районы Советының чираттагы сессиясе була. Үткәрү урыны-район Советының зур залы.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге Идарәсе һәм Баш ветеринария Идарәсе белән берлектә  югары йогышлы кош гриппы таралуга юл куймау буенча республика штабы утырышын уздырды. Чарага видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды.

Быел Татарстанда өлкән яшьтәге 1290 кеше WorldSkills программалары буенча белем алды. 50 яшендәге һәм аннан өлкәнрәк затларны укыту «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты тарафыннан каралган иде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International