Дүшәмбе, 10 августта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Республиканың көнчыгыш районнарында урыны белән бераз яңгыр явачак.
Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов басуларда аграрийлар белән аралашты, яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде, комбайнчыларга, машина йөртүчеләргә һәм механизаторларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Татарстанда урып-җыю эшләре бар куәткә бара. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе аеруча актуаль. Бүгенге көндә бөртекле культуралар чәчелгән кырларда янгын чыгу иң җитди һәм куркыныч проблема булып санала, чөнки салам һәм бөртеклеләр күбәсе - җиңел кабынып китә торган масса.
Татарстан Республикасында сынау проектын гамәлгә ашыруның юл картасы нигезендә «Федераль экологик оператор» ФДУП «Идел буе территориаль округы» филиалының Казан бүлекчәсе базасында I һәм II класслы хәтәрлеккә караган калдыклары белән эш итү өчен кирәкле җитештерү егәрлекләре булдырылган.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Россия Федерациясе иминлеген тәэмин итү максатларында аерым махсус икътисадый чаралар күрү турында» Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 6 августындагы 560 номерлы Указы белән кертелгән азык-төлек эмбаргосының алты еллык эшенә йомгак ясады. Бу вакыт эчендә Россиянең АПК секторы сизелерлек үсеш динамикасын күрсәтте - бүген Россия үзен төп азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итә һәм тармакның экспорт куәтен актив үстерә.
Татарстанда агымдагы ел ахырына кадәр тугыз тимер юл аркылы чыгу урыны фото-һәм видеофиксация системасы белән җиһазландырылачак, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.
Татарстанда быел имтиханда 100 баллны узган эшләр саны арткан. 2019 ел белән чагыштырганда, 100 баллы нәтиҗәләр саны 40 ка арткан. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Агымдагы елның 28 июленнән башлап инвалидларга һәм инвалид балаларга айлык акчалата туләүләр проактив режимда билгеләнә башлый. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарастан бүлекчәсе хәбәр итә. Димәк, әлеге категориягә караган гражданнарга түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми, Россия Пенсия фонды территориаль органнары бу эшне үзләре башкара.
Җитәкче Казан май экстракциясе заводында булды. Заводның генераль директоры Михаил Сыровацкий җитештерүнең барлык этаплары белән таныштырды һәм продукциянең сыйфатын контрольдә тотуның ничек алып барылуы турында сөйләде.
Татарстанда 100 көн эчендә Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын төзеделәр. Бүген подрядчы бинаның техник документация таләпләренә туры килүе турында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге бәяләмәсе алды.