Хөрмәтле Лаеш районы халкы! 29 июньнән 3 июльгә кадәр кайбер авыл җирлекләре территориясендә, ремонт эшләре башкару сәбәпле, электр энергиясен планлы рәвештә өзү турында хәбәр итәбез.
Татарстанда, град белән яшен булу сәбәпле, шторм кисәтү игълан ителде. Бу хакта ФДБУ "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " хәбәр итә.
Район җитәкчесе "Камская новь" һәм "Кама Ягы" газеталарына язылуны рәсмиләштерде
1 июльдән үк аны Бөек Ватан сугышы ветераннары, балигъ булмаган концлагерь тоткыннары һәм Социалистик Хезмәт Геройлары ала башлаячак.
Татарстанда салкын көннәрдән соң тагын бераз җылыначак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Күп функцияле үзәк офисларына хәзер Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының өч хезмәтенә гариза бирергә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Республикасында КФҮ матбугат хезмәте.
Тикшеренүдә җиде яшь төркеменнән вәкилләр катнашачак.
Татарстан буенча Covid-19да халыкның популяцион иммунитетын өйрәнү буенча пилот проектында 2870 кеше катнашачак, алар G иммуноглобулинасына тест тапшырачак.
Тәүлекнең якты вакытында һава температурасы +17 градустан артмаячак.
Татарстан Республикасы Президенты республика үсешенең төп этапларын искә төшерде һәм тынычлык, бәхет, игелек һәм аның халкына иминлек теләде.
Бүген Чирпы авылында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларга яңа һәйкәл ачу тантанасы булды. Бәйрәмгә авыл халкы да җыелды. Һәр гаиләдә-үз тарихы, үз авыртуы. Чирпы авылыннан 278 солдат сугышка киткән, шуларның 217се әйләнеп кайтмаган. Хәзер авыл халкының якташларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш ию урыны бар.
Бүген Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов гражданнарны шәхси кабул итте. Кайбер мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү,җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү һәм шәхси хуҗалыкларны үстерү.