Россия эшкуарлары көнендә Татарстан Икътисад министрлыгы бөтен илдән бизнесменнар өчен масштаблы онлайн-форум уздырачак. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бизнес-оттепель: яңа шартларда бизнесны ничек алып барырга?“ үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан чыгуга багышланган һәм үзара ярдәм итү максатларында эшкуарлар арасында тәҗрибә уртаклашуга юнәлдерелгән", - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Юстиция өлкән киңәшчесе Марат Долгов 2015 елдан бирле урынбасары булып эшләгән.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, республикада көндез һава температурасы +15.. +19˚.
Татарстан санаторийлары 1 июньнән башлап эшчәнлекнең яңаруын көтә. Бу хакта РБКга республиканың санатор-курорт учреждениеләре ассоциациясе президенты Евгений Терентьев сөйләде.
Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, бер көнгә тулаем сөт савымы-4003,9 тонна, бу узган ел белән чагыштырганда 223,9 тоннага күбрәк һәм 105,9% тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Советының чираттан тыш утыз җиденче сессиясе узды. Анда Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов катнашты.
Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында Татарстанның мәктәп урманчылыкларында укучылар белән дәресләр онлайн-форматка күчерелде. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Лаеш муниципаль районында АТК Рәисе - Лаеш муниципаль районы җитәкчесе Илдус Зарипов җитәкчелегендә Лаеш муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.
Татарстанның сайлау системасы тавыш бирүне оештыру һәм үткәрүгә әзерләнә. Сайлау комиссияләре хезмәткәрләре махсус мобиль кушымта ярдәмендә квалификацияләрен күтәрәләр.
2021 елдан башлап Россиядә мөгезле эре терлекнең баш санын Бердәм идентификацияләү кертелә, 21 төбәктә барлык мөгезле эре терлек исәпкә алынган инде. Бу көннәрдә Татарстанда да Бердәм идентификация кертү башлана, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.