ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Бүген, 2018 елның 10 апрелендә, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда Борис Зыковның «Поиск истины» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә авторның кызы - Евгения Чеснокова катнашты, ул Борис Зыков эшләре белән таныштырды.


9
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә Лаеш район Советының XXI сессиясе булды.

Берёзовкада яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Александра Кузина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны бу истәлекле дата белән котларга район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм Егорьево авыл җирлеге башлыгы Рифат Хәмидуллин килде. Татьяна Борһанова юбилярга РФ Президенты Владимир Путиннан открытка, район башлыгы Михаил Афанасьевтан открытка, акчалата ярдәм һәм бүләкләр тапшырды, Александра Павловнага нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек, тирә-юньдәгеләрнең яратуын һәм кайгыртуын теләде.   

«Реальное время» интернет-газетасы 2017 елда Татарстанның муниципаль районнарының социаль-икътисади үсеше рейтингын төзеде. Аның лидеры элеккечә – Лаеш районы. 2017 елның 9 ае өчен рейтингта да Лаеш районы 1 урында иде.  

Язгы-җәйге янгын куркынычы булган чорга әзерләнү кысаларында бүген “Алтын көз” үзәге базасында янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үтте, ул Лаеш муниципаль районының 118 янгынга каршы частеның күзәтчелек органы белән яраштырылган һәм алар катнашында үтте.


7
апрель, 2018 ел
шимбә

Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Гадәттәгечә, Чехов базарында үз продукцияләрен Лаеш районы аграрийлары тәкъдим итте. Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм аның кунаклары кулай бәядән ит, тавыклар, йомырка, казлар, сөт һәм продукциясе, кәҗә сыры, ярмалар сатып ала алды.

“Хәерби” ЧҖҖ базасында авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча район семинар-киңәшмәсе булды. Анда район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. КФХ, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалар җитәкчеләре авыл хуҗалыгы технткасының һәм гомумән үз хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге турында доклад ясадылар.


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Атабай авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Минвәрә Фәйзуллина үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтә. Аны әлеге истәлекле дата белән котларга район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова килде. Ул юбилярга РФ Президенты Владимир Путиннан открытка, район башлыгы Михаил Афанасьевтан открытка, акчалата ярдәм һәм бүләкләр тапшырды, Минвәрә Галләм кызына нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек, якыннарының һәм тирә яктагыларның кайгыртуын теләде.  

Бүген “Тарихи хәтер” проекты кысаларында Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда «Письма военных лет 1941-1945 гг.» исемле күчмә фотокүргәзмә ачылды.


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Яз җитү белән “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәткәрләр белән берлектә өйгә барып хезмәт күрсәтелүче гражданнар арасында “Су баскандагы гамәлләр” темасына аңлату әңгәмәләре алып баралар, белешмәлекләр һәм буклетлар тапшыралар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International