Хөрмәтле лаешлылар!
Сезнең игътибарыгызны 2018 елда күпквартирлы йортларда капиталь ремонт Программасын тормышка ашыру күләменә юнәлтәбез.
Россия Федерациясе Оборона Министрлыгының 2017 елның 12 декабреннән №834 боерыгына ярашлы төстә, Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев «За трудовую доблесть» медале белән бүләкләнде. Бүләкне ТР хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин тапшырды. Котлыйбыз!
Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Россиядә хәрби комиссариатлар оешу көненә 100 ел тула, ә бу якшәмбедә, 8 апрельдә хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрмнәрен билгеләп үтәләр.
Бүген Сокуры авылы мәдәният йортында “Мәдәният хезмәткәрләре көне” тантаналы чарасы булды, анда районның мәдәният бүлеге, район һәм авыл мәдәният йортлары, авыл китапханәләре хезмәткәрләре җыелды. Анда район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты.
Язгы каникул көннәрендә Орел авылы китапханәсендә Г.Тукай әкиятләре буенча әдәҗи сәгать үткәрелде.
Урамда тамчылар тамган, юллардан гөрләвекләр аккан һәм тирә-якта барысы да яз сулышы белән җылытылган бу апрель көнендә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә.
Язгы каникул көннәрендә “Костер” республика балалар белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә “Весенняя школа РДШ” профильле сменасы булды. Смена кысаларында отряд вожатыйларының “Замечательный вожатый - 2018” республика конкурсы үтте. Анда Лаешның 2 мәктәбе 11 сыйныф укучысы Арина Сөләйманова Гран-прига ия булды.
Мартта язучы Максим Горькийның тууына 150 ел тулды. 5 сыйныф укучылары Габишево китапханәсенә «Знакомый незнакомец - Максим Горький» дигән әдәби кичәгә чакырылдылар.
Каникул көннәрендә Нармонка һәм Карадули китапханәләре китапханәчеләре Еронтьева Ирина Владимировна һәм Гармонова Любовь Анатольевна «Пернатые друзья» эко-викторинасы үткәрделәр. Балаларга илебезнең канатлы дөньясы турында сөйләделәр.
Район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә кулланучылар кооперациясе берлегенең структур беоләшмәсен булдыру буенча киңәшмә үтте. Анда Татпотребсоюз рәисенең беренче урынбасары Рашат Шәймарданов, икътисад буенча рәис урынбасары Руслан Корбангалин, сәүдә һәм техник яктан яңадан җиһазлау буенча рәис урынбасары Дамир Җамалиев катнашты.
Татарстан Росреестры "ВКонтакте", Facebook и Twitter социаль челтәрләрдә рәсми битләрен алып бара.