11 декабрьдә Сокуры мәдәният йорты базасында беренчел профсоюз оешмаларының «Сильная певичка – сильный профсоюз» район конкурсы булды. Конкурста мәгариф системасының 9 колллективы катнашты.
12 декабрьдә 17.30 да «Татарстан 24» телеканалында Росреестрның Татарстан идарәсенең килешүләрне теркәү һәм физик затларның хокуклары күчү бүлеге начальнигы Галина Гончарова катнашында «Актуальный разговор» булачак.
9-10 декабрьдә Казанда Кекусин каратэ ИКО Тезука буенча Россия Беренчелеге һәм ачык Чемпионат үтте. Турнирда Россиянең 16 төбәген һәм ИКО Тезука, ИКО Мацушима, ИКО Мацуи, ИФК, Шинкиокушин, Кекёсинкан оешмаларын тәкъдим итүче 477 спортчы катнашты.
Бүген, Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, “Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее” МБУКта өлкән буын кешеләре өчен «Человек- паук» стилендә Игелек бәйрәме булды.
Чарада катнашучылар “Пәрәвезле” патшалыкта матур җырлар, такмаклар башкардылар, төрле конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар. Ә онытылмаслык очрашу турында истәлеккә осталык сәгатендә фольгадан «Паучок» ясадылар.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасының күчмә кабул итүенең эш планына ярашлы төстә, 2017 елның 14 декабрендә 8.30дан 9.30 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Казан районара табигатьне саклау прокуроры Хәбиров Альберт Абдулла улы Лаеш муниципаль районында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану законнары үтәлеше мәсьәләләре буенча гражданнар кабул итә.
Россия Федерациясенең Генераль прокуроры күрсәтмәсенә ярашлы төстә, 2017 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, Лаеш районы прокуратурасы җирле вакыт белән 12дән 20 сәгатькә кадәр Лаеш шәһәре, Совет урамы, 1 а йорт адресы буенча район прокуратурасы бинасында гражданнар кабул итү үткәрә.
2017 елның 12 декабрендә 12 дән 20 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсенә ярашлы төстә, Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнар кабул итү була.
Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә Лаешта район Советының XIX сессиясенең дәвамы булды. Утырышта төп өч мәсьәлә каралды.
10 декабрьдә Лаешның интернат мәктәбендә Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан самбо буенча “Сукырлар спорты” Беренче турнир үтте.
Россиянең компьютер спорты федерациясенең Татарстан бүлеге Татарстанның Киберспорт лигасы турнирында катнашуга сайлап алу ярышлары сериясен ачты. Приз фонды 300 мең сум тәшкил итә. Турнирның гранд-финалы киләсе елның мартында узачак. Сайлап алу этаплары Татарстанның дүрт мәйданчыгында үтә – Лаешта, Мамадышта, Тәтештә һәм Азнакайда.