ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

29 майдан 9 июньгә кадәр Татарстан Республикасының сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен «Очарованный странник» терлоходында Казан-Мәскәү-Казан маршруты буенча круиз булды, анда ТР шәһәрләре һәм районнарыннан 120 ветеран һәм 20 кадет катнашты. Делегация составында Лаеш районының пенсионерлар берлеге рәисе, “Балык заводы” ТИҮ рәисе Л.П.Грабалина катнашты.


14
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Ел саен 14 июнь – бөтендөнья кан доноры көне. Әлеге дата Россиядә бик билгеле түгел, әмма кеше өчен әһәмияте буенча иң мөһиме булып тора. “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз карамакларындагылар белән кан һәм плазма тапшыруның мөһимлеге турында әңгәмәләр үткәрәләр. Чөнки донорның изге миссиясе – ул башка кеше гомерен һәм сәламәтлеген коткару.

14 июньдә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена Комлы Ковали мәктәбе укучылары булды. Укучылар Лаеш ягы тарихы белән таныштылар һәм «Мозаичное плетение» о сталык сәгатендә обереглар бәйләргә өйрәнделәр. Шулай ук программага Сугышчан Дан музеена бару да кергән иде.

Кече Елга китапханәсе «Летняя библиополянка» программасы буенча җәйге чаралар оештыра

 


13
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Патриотическое воспитание молодежи в РТ» чаралар планын үтәү һәм Россия көнен бәйрәм итү кысаларында балигъ булмаганннар белән «Я гражданин своей страны» видеофильмын карау оештырылды.

 

12 июньдә безнең илебез мөһим һәм “яшь” дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтә. Бүген Россия көне патриотик сызыклар ала бара һәм милли берләшү һәм Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык символына әйләнә. 


9
июнь, 2017 ел
җомга

2017 елның 16 июнендә 10нан 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Лаеш районы прокуратурасы бинасында Лаеш шәһәре, Совет урамы, 1а йорт адресы буенча Татарстан Республикасы прокурорының беренче урынбасары, юстициянең өлкән советнигы Старостин Сергей Петрович  гражданнар кабул итә.

 

Татар Сараланы китапханәсе актив төстә балалар өчен ял оештыра. Алар өчен һәркөнне кызыклы чаралар үткәрелә.

 

Урта Девятово мәктәбе базасында “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре «Я люблю тебя, Россия» девизы астында комплекслы үзәк карамагындагылар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары катнашында тематик чара үткәрелде. Очрашуның темасы – Россия, аның көнкүреше, мәдәнияте, тарихы!

Лаешныңүзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан 1нче гимназиянең мәктәп яны лагере укучылары өчен "По страницам книги сказок" әдәби сәяхәте оештырылды. Балалар әкият геройлары Кызыл Калфак һәм  Незнайка белән бергә әкиятләр буенча сәяхәткә чыгалар. Алар түбәндәге конкурсларда катнаштылар: "Бабы Ёжкины заморочки", "Вопросы Красной шапочки", "Угадай-ка", "Сказки водят хоровод", "Сказки перепутались", "Волшебные предметы", "Сказочная одежда", "Загадки по сказкам" һәм башкалар. Әдәби сәяхәт азагында китапханәчеләр яңа кайткан әкиятләргә библиографик күзәтү үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International