“Музей язы” акциясе кысаларында 26 апрельдә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда “Барысы да мәхәббәттән башлана...” шигърият кичәсе булды. Очрашуда өлкән буын кешеләренә мәхәббәтнең төрле формалары: әти-әни мәхәббәте, эшкә мәхәббәт, ватанга мәхәббәт һәм ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мәхәббәт турында сөйләделәр. Кунаклар белән бергәләп мәхәббәт темасына шигырьләр укылды һәм җырлар җырланды.
Столбищеның "Сказка" балалар бакчасында Г.Тукай туган көненә багышланган бәйрәм булды. Атаклы авторның әсәрләре буенча костюмлаштырылган матур тамаша барлык балаларны һәм балалар бакчасы хезмәткәрләрен кызыксындырды.
Лаеш техник-икътисад техникумы командасы ТРның урта һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында республика спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышларда 3 урын алды.
Бүген Казанда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең модульле методик семинар-киңәшмәсе булды. Анда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камылтанов катнашты. Чарада шулай ук район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм “Бердәм Россия” партиясенең Лаеш районындагы җирле контроль комиссиясе рәисе Лариса Плеханова булды.
Башлангыч мәктәптә Ташкирмән мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен "Чернобыль-зона отчуждения" сыйныф сәгате үтте. Максатлары: 1. Чернобыль АЭСындагы авария үрнәгендә экологик фаҗиганең зурлыгын күрсәтү. 2. Тирә-яктагы табигатькә карата җаваплылык хисе һәм патриотизм тәрбияләү. 3. Актив тормыш позициясе булдыру. 4. Кешеләр кайгысын кайгырта белү һәм аларның ил тормышына керткән өлешен лаеклы бәяләү хисе тәрбияләү.
Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Лаешның 2нче мәктәбенең 5 һәм 6 “а” сыйныфы укучылары өчен татар шагыйре Г.Тукай туган көнгә багышланган “Тукай шигърияте – илһам чыганагы” туган якны өйрәнү сәгате үткәрделәр.
22 апрельдә ЗАГС бүлеге коллективы ЗАГСның элекке начальнигы Лидия Ивановна Архипованың өенә барып, аны үзидарә көне һәм язгы игелек атнасы белән котлады. Аңа нык сәламәтлек һәм иминлек теләп, истәлекле фото һәм бәйләнгән җылы бүләк тапшырдылар.